Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Язмыш сынауларында сынмыйча, сыгылмыйча

Татар Талкышында гомер кичерүче Әсхәт абый Ярмушевка бер тапкыр да әти сүзен әйтергә, ә әтисенә улы туу шатлыгын ишетергә насыйп булмый.

Каһәр төшкән сугыш. Кемнәрне генә тилмертмәгән дә, кемнәрне генә ятим итмәгән?!! Берәүләр кан эчендә интексә, икенчеләре тылда җәфа чиккән. Өченчеләре туар-тумас ятим калган...

Гомере буе туган авылында намуслы хезмәт иткән Әсхәт абый шундыйларның берсе. Сугыш башланганда әти-әнисе Хәтимә апа һәм Мотыйгулла абзый Ленинградта яшиләр. Гаилә башлыгы да, Хәтимә апа да мулла нәселеннән була. Колхозлашу елларында алар нәсел-нәсәбәләре белән кулак дип туган якларыннан куыла. Ленинградта төпләнеп калалар. Өч кызлары туа. Дүртенче балаларын малай булыр дип көткәннәрдер билгеле... Кызлары Рәхилә, Ләлә, Зәмзәмиянең дә тизрәк бәләкәй энеләренә апа буласы килгәндер. Әмма... Көтмәгәндә башланган сугыш матур хыялларны челперәмә китереп, бер мизгелдә таратып ташлый, Әсхәт абыйны туар-тумас ятим итә. Ленинградта блокада башлангач, халыкны төрле якка озата башлыйлар. «Анда мәхшәр башланды, кычкырыш-күз яшьләре, бер якта балалар, икенче якта хатын-кызлар елый. Кая озаталар - беркем бернәрсә белми. Бу буталчыкта әниләреннән аерылып билгесез якка җибәрелүче балалар да күп булды, кайберләрен приютка озаттылар», – дип сөйли торган була әниләре Хәтимә апа.

Бәхеткә, Хәтимә апа өч кызын да саклап, мең газап белән туган якларына әнисе янына Уракчы авылына кайтып егыла. Озакламый улы Әсхәт дөньяга аваз сала. Нәкъ шул көнне Мотыйгулла абыйның хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килә. Шушы кәгазьне кулына алгач, юындырырга дип ләгәнгә салган сабыен да онытып, туганнарына чыгып йөгерә Хәтимә апа. Аңына килеп кире әйләнеп кайтканда, ләгәндәге су суынып беткән була инде... Шулай итеп, Әсхәт абый туар-тумас әтисез кала, ә әтисе улы туганны да ишетергә өлгерми... Ни хәл итмәк, ничек кенә бәргәләнсә дә, үзендә ничек тә балалары хакына көч табарга, сабыр булырга тырыша. Тешен кысып түзә ул, ачы хәсрәтен эченә йота. Ничек тә аларны үстерергә кирәк бит! Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк, дигәндәй, юктан башка әйбер дә булмый шул ул елларда. Кем нәрсә таба шуның белән туклана, черегән бәрәңгене әйтеп тә торасы юк. Яр буенда бәлчек тә ашыйлар. Әнисе көн-төн колхозда бил бөгә.

Вакыт дигәнең бер урында тормый, йөгерә, чаба. Ул елларда аның тизрәк үтүен, балаларының тизрәк исәюен теләүче аналар аз булмагандыр. Шулар исәбеннән Хәтимә апа да. Аллаһның рәхмәте, алар бер-бер артлы үсеп тә җитәләр. Төпчек булган Әсхәт абый да кул астына керә, гаиләдә ир-ат кулы сизелә башлый! Бишенче сыйныфтан ук йөк төяүче булып эшли, кырларга тирес түгә. Җиденче сыйныфны гына тәмамларга өлгерә, аннары авыр авыл хезмәтенә башы-аягы белән чума ул. Машина да йөртә, көтүче дә була, фермада да эшли. Нинди эшкә кушсалар да, карышмый, берьюлы ике эштә эшләгән вакытлары да аз булмый.

1972 елда Тубылгы авылы ның тырыш, чибәр кызы Сания белән гаилә кора алар. Язмыш дигәнең монда да зур сынау әзерләп куйган икән. Дүрт яшендә икенче бала булып дөньяга килгән уллары Ренат фаҗигале вафат була. Өзгәләнә ата-ана. Тик тәкъдирне үзгәртеп булса икән ул?! Язмышка буйсынмый ни хәл итәсең? Кызлары Гөлсәриягә карап юана алар, аннары бер-бер артлы Гөлфия, Гүзәл дөньяга килә. Үзләре белән яшәүче әниләре Хәтимә апа да терәкләре була. Үзе дә күп авырлыклар күргән Хәтимә апа гаиләнең төп тоткасы була дисәң дә, ялгыш булмастыр. Ул аш-суга осталыгы, булганлыгы, чиста-пөхтәлеге белән дә үрнәк була, балаларын, оныкларын да шуңа өйрәтә. Балалары барысы да туган җанлы булып үсәләр. Өлкән Рәхилә апалары кечкенәдән авыру булып кала. Әсхәт абый гаиләсендә гомер кичерә ул. Нык авырап киткәч, аны бала карагандай карыйлар, күтәреп йөртәләр. Энесе кулларында җан бирә Рәхилә апа... Әсхәт абый башка туганнарына карата да бик җылы мөнәсәбәттә, кайгыртучан, авылдашларына да ярдәмчел, эчкерсез кеше ул. Хәзер инде аның бертуганнардан Ләлә апасы гына исән-сау, туганлык җепләрен нык тоталар. Нәселләре зур аларның, барысы белән дә аралашып, хәл-әхвәл белешеп яшиләр.

Әсхәт абый белән Сания апаның кызлары Гөлсәрия, Гөлфия, Гүзәл бүген өчесе дә гаиләләре белән Чистай шәһәрендә яши. Гөлсәрия белән Гүзәл шәфкать туташлары, Гөлфия укытучы. Әти-әниләре биргән тәрбиядән тайпылмыйча, ата-ана хакын хаклап, матур гына гомер итәләр. Ни кызганыч, өч ел элек әниләре Сания апа вафат була. Әсхәт абыйны язмыш кабат сыный. Кырык җиде ел бер тән, бер җан булып яшәгән якын кешесен югалтуны бик авыр кичерә ул. Балалары, якыннары янәшәсендә булу гына бу минутларда авыр тойгылардан бераз аралагандыр. Оныклары-нәсел дәвамчылары Айнур, Айгөл, Айдар, Рәмис, оныкчыгы Артур да күңелен җылытып, өмет биреп тора. Барысының да кайтканнарын зарыгып, шатланып көтеп ала, һаман ярдәм итәргә тырыша, шулардан тәм-ямь табып яши. Балалары шәһәргә чакырсалар да, үз куллары белән торгызган нигездән бер дә китәсе килми, үз йортыңның һавасы сихәтле, диварлары да көч биреп тора шул!

...Гомере буе әти сүзен бер тапкыр да әйтә алмаган Әсхәт абыйга да, башка бик күпләр кебек үк, гомер буе йөрәген тырнаган нәрсәләр тынгылык бирми. Әтиләре сугыштан кайтканнарны кадерләп- хөрмәтләгәндә, балалары җитештә яшәгәндә, сугыш кырында ятып калганнарның, хәбәрсез югалучыларның балалары рухи һәм матди яктан кимсетелде. Алар өчен бернинди ярдәм, бернинди ташлама булмады. Сугыш чоры балалары гомер буе шушы гаделсезлеккә рәнҗеп яшәделәр. Ни кызганыч, аларның сафы сирәгәй гәннән-сирәгәя, күбесе шушы рәнҗү ләре белән бакыйлыкка күчте инде... Шушы гаделсезлек, кешелексезлек өчен кем җавап бирер??? Соң булса да аңнарына килеп, гадел карарлар кабул ителсен, Әсхәт абый кебек меңләгән сугыш чоры балаларына йөз белән борылып, күңелләрен үсендерсеннәр, хөрмәт күрсәтсеннәр иде дә бит!!!

...Ә гомер дигәнеңне бернәр сә дә туктатып тормый шул. Көн арты көн, ел арты ел үтә. 30 гыйнварда шушы язмамның герое, күп авырлыклар кичергән, әмма сынмаган, сыгылмаган Әсхәт Мотыйгулла улы Ярмушевка 80 яшь тула. Без аны ихлас күңелебездән матур гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Балалары, оныклары, якыннары янәшәсендә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге белән озын-озак хәерле гомер кичерергә насыйп булсын!

Гөлсәрия Гайфетдинова, олы кызы: «Безнең әтиебез олы җанлы, киң күңелле кеше. Ул күпне күргән, күп югалтулар, ятимлек ачысын кичергән. Сугыш турында сөйләгәндә, Җиңү көне якынлашканда әле дә күзләре яшьләнә аның. Ул таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Безгә, балаларына, туганнарына, изгелеге, сабырлыгы, юмартлыгы, гадилеге белән дә үрнәк. Кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белде. Ул әниебез белән бергәләп, өч кызын да ата-ана, туганнар хакын хак ларга өйрәтеп үстерде. Хәзер дә безне туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы ала, аның яныннан без көч-куәт, дәрт алып китәбез. Өебез һәрчак шулай ямьле, нурлы, җылы булсын! Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, кадерле әтиебез!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев