Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы янгын чыгу куркынычы чоры башланды

Статистика буенча, язгы янгыннарга уттан килгән еллык зыянның утыз проценты туры килә.

Ел саен җылы һава урнашу белән янгыннар саны кискен арта. Ишегалды корылмалары белән торак йортлар яна, шулай ук бакча йортларына да еш кына ут каба, ә ачык территорияләрдә – коры үлән, урман янгыннары чыга.

– Статистикага караганда, язгы янгыннарга уттан килгән барлык зыянның утыз проценты туры килә. Моңа узган елгы чүп-чарны, коры яфракларны һәм үләнне яндыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән күпсанлы учаклар сәбәп булып тора. Бу чорда халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим, – дип кисәтә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Коры, җилле һава торышы ялкынның торак корылмаларга таралуына китерә.

– Ут белән эш иткәндә теләсә нинди саксызлык (үлән яндыру, ташланган тәмәке төпчеге, балалар шуклыгы, сүндерелмәгән учак) җитди нәтиҗәләргә китерә. Өстәвенә, бу янгыннар зур зыян китерә – йортлар яна, кешеләр тораксыз кала, утта һәлак була яки пешегүләр ала, – ди янгын күзәтчелеге инспекторы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган атнада гына да янгын сүндерүчеләр яна торган коры үләнне сүндерергә 5 тапкыр чыкканнар. Статистикада шулай ук болыннарда камыш януның 8 очрагы, автомобильгә ут кабу белән бәйле 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Бу атнада эре супермаркет янында чүп контейнеры яна. Янгын сүндерүчеләр килгәндә чүп-чар ачык ут белән яна торган булган, әмма алар янгынга җәелергә ирек бирмәгәннәр. Супермаркетның сәүдә бинасы зыян күрмәде.

– Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпчелек гражданнарга янгын чыкмас кебек тоела һәм алар янгынга каршы таләпләрне үтәми. Әмма кешеләрне әлеге кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә чакырасым килә. Янгын сүндерүчеләр һәрвакыт килеп ярдәм итсәләр дә, янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк, – дип билгеләп үтте Руслан Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев