Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы кыр эшләрен башкарган вакытта электр тапшыру линияләре саклана торган зоналарда эшләү кагыйдәләре

...

Кыр эшләре башлану сәбәпле, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы Чистай электр челтәре хуҗалык җитәкчеләренә механизаторлар, машина йөртүчеләр һәм ремонт эшчеләре белән электр тапшыру линияләренең саклана торган зоналарда эшләрне имин алып бару кагыйдәләрен өйрәнергә тәкъдим итә. Аерым алганда, һәр хезмәткәргә электр тапшыру линияләренең саклана торган зоналарында аеруча куркыныч участоклар һәм электр токыннан зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү ысуллары турында мәгълүмат җиткерергә кирәк.

Авыл хуҗалыгы техникасының күчү маршруты юл кәгазендә күрсәтелергә тиеш. Челтәр оешмаларының язмача рөхсәтеннән башка, һава линияләре саклана торган зоналар чикләрендә биек габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләү, печән һәм шундый төрдәге йөк ташу, машиналарны һәм механизмнарны туктату тыела. Көч кабель линияләре һәм кабельле элемтә линияләре саклана торган зоналарда җир сөрү тыела. Югарыда күрсәтелгән чараларны үтәмәү бәхетсезлек очракларының сәбәбе булырга мөмкин.

Шәхси затларга, хуҗалык һәм оешма җитәкчеләренә электр тапшыру линияләренең һәм ярдәмче станцияләрнең саклана торган зоналарындагы барлык эшләр челтәр оешмасы белән мәҗбүри тәртиптә килештерелергә тиеш булуы турында хәбәр итәбез. Киресе булган очракта, электр тапшыру линияләре һәм ярдәмче станцияләр янындагы теләсә нинди эшләр башкару тыела. Саклана торган зонада эшләрне килештерү турында язмача карар алу өчен кызыксынулы затлар «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы Чистай электр челтәренә кирәкле эшләр башкаруга 15 эш көненнән дә соңга калмыйча язмача гариза белән мөрәҗәгать итәләр.

Белешмә:

– Һава линияләренең саклана торган зонасы ул – һава линиясе буйлап җир участогы һәм һава киңлеге рәвешендәге зона, чик үткәргечләрдән линиянең ике ягына да вертикаль яссылык белән тиешле ераклыкта чикләнгән:

2 м – 1000 кВ көчәнешле һава линияләре өчен;

10 м – 6-10 кВ көчәнешле һава линияләре өчен;

15 м – 35 кВ көчәнешле һава линияләре өчен;

20 м – 110 кВ көчәнешле һава линияләре өчен;

25 м – 220 кВ көчәнешле һава линияләре өчен.

Кабель линияләренең саклана торган зонасы – җир асты кабель линияләре буйлап җир участогы, ул чик кабельләрдән линиянең ике ягына да вертикаль яссылык белән тиешле ераклыкта чикләнгән:

1 м – көч кабель линияләре өчен;

2 м – кабельле элемтә линияләре өчен.

Ярдәмче станцияләрнең саклана торган зоналары – 35, 110 һәм 220 кВ көчәнешле югары класслы ярдәмче станцияләр өчен койманың барлык якларыннан да ярдәмче станция периметры буенча шул рәвешчә 15, 20 һәм 25 м ераклыкта булган вертикаль яссылык белән чикләнгән җир участогы һәм һава киңлеге (биеклеге ярдәмче станциянең иң биек ноктасы биеклегенә тигез).

«Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклана торган зоналарын һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир участокларын файдалануның аерым шартларын билгеләү кагыйдәләре» нигезендә (РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендә кабул ителгән 160нчы номерлы карары белән расланган), юридик һәм физик затларга электр челтәре оешмалары белән килештерү турында язмача карардан башка саклана торган зоналарда:

– биналар һәм корылмалар төзү, капиталь ремонтлау, үзгәртеп төзекләндерү яки сүтү;

– агачлар һәм куаклар утырту һәм кисү;

– юл өслегеннән гомуми биеклеге йөк белән яки йөксез 4,5 метрдан артык йөк машиналарының һәм механизмнарның йөрүе;

– 0,3 метрдан артык тирәнлектә җир эшләре;

– 4 метрдан артык биеклектәге авыл хуҗалыгы машиналарын һәм механизмнарын кулланып, кыр эшләре башкару тыела.

Электр челтәрләрен саклау кагыйдәләрен бозуда гаепле вазифаи затлар һәм гражданнар РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2001 елның 20 декабрендә кабул ителгән Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 9.7 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, «Челтәр компаниясе» АҖ эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүматны 8-800-2000-878 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратып ала аласыз.

Чистай электр челтәре администрациясе.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев