Язгы кыр эшләре сыйфатлы һәм кыска срокларда башкарылды
Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары – коронавирустан вакцинация, «Чистай-информ» редакциясе эшчәнлеге, агросәнәгать комплексы эше, оператив хәл.
Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.
Газета һәм сайт битләрендә социаль әһәмияткә ия проектлар тормышка ашырыла
«Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ»ның узган елдагы эшчәнлеге һәм агымдагы елга бурычлары турында җитәкче Наталья Данилова сөйләде. «Чистай-информ» редакциясе мультимедиа булып тора. Ягъни филиал составына «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе, «Чистай-информ» сайты һәм «Татарстан-24» телеканалы, «Чистай-информ» сайты һәм ютубтагы редакция каналы өчен сюжетлар әзерләүче төшерү төркеме керә.
Узган ел редакция өчен уңышлы булды. Аерым алганда, «Чистопольские известия» газетасы редакциясе «Комсомольская правда» нәшрият йорты оештырган «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» конкурсында Чистай районы буенча халык тавыш бирүе лидеры булды.
Газета редакциясе коллективы республиканың социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча конкурста беренче урынны алды.
2021 ел бурычлары арасында – гаилә институтына ярдәм итү һәм җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле эшчәнлекнең төрле тармакларында үз эшенең осталары абруен күтәрүче «Нык гаилә – көчле ил» һәм «Илнең киләчәге – профессионаллар кулында» дигән социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру.
Язгы кыр эшләре сыйфатлы һәм кыска срокларда башкарылган
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Язгы кыр эшләре кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы башкарылды. Районда чәчү мәйданы 100 мең гектардан артык тәшкил итә. Шуның 56,4 мең гектары – бөртекле һәм кузаклы культуралар.
Эссе һава торышы чүп үләннәрнең үсүенә һәм корткычларның таралуына китерә. Шуңа да хәзер үсемлекләрне саклау эше беренче планга чыга. Барлык хуҗалыклар аңа керештеләр инде, бүгенге көнгә 56 мең гектар эшкәртелгән, шул исәптән 20 мең гектары –корткычларга һәм 36 мең гектары чүп үләннәргә каршы.
6 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган
Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 12 хәбәр килгән. Сводкада – теракт турында хәбәрләр, 5 урлашу, 2 читтән торып мошенниклык очрагы, исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итү, административ күзәтчелекне бозу, наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстерү. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 224 кеше тоткарланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 6. 18 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бер машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. 363 кеше административ җаваплылыкка тартылган, аерым алганда, маска режимын бозган өчен – 92.
Ахырда Дмитрий Алексеевич коронавируска каршы вакцинация темасын кузгатты. Ул Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафинга аның ничек узуы турында аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
– Вакцина кайтару белән бәйле кайбер проблемалар булды, хәзер вакцина кайтты, тагын бер партия көтелә, – дип хәбәр итте Рәис Роберт улы.
Ул җитәкчеләргә хезмәткәрләрне алдан язылмыйча прививка ясатырга җибәрмәү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Коллектив белән оешкан төстә 5-10-15, 5-10-03 телефоннары буенча язылырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев