Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы кискенләшү: үзенчәлек әллә психик тайпылышмы?

Моны дәвалап буламы? Тотрыксыз кешеләр белән үзеңне ничек тотарга кирәклеген табиб-психиатр сөйли.

Яз – чәчәк ату, кошлар сайрау, җылы һәм кояшлы көннәр чоры... Күңел тынычлыгы һәм яхшы кәеф өчен барлык шартлар да бар кебек тоела. Әмма «язгы кискенләшү» төшенчәсе, гадәттә, елның нәкъ менә шул вакытында ишетелә башлый. Барыннан да ешрак ул психик системада тайпылышлар белән бәйле.

Кемнең дә булса үз-үзен сәер тотышын еш кына язгы кискенләшү белән аңлаталар, аңа табигый булмаган халәт һәм акланмаган карарларны да кертәләр. Белгечләр өчен бу төшенчә нәрсәне аңлата һәм чыннан да, елның әлеге фасылы психикага йогынты ясыймы? Бу хакта без табиб-психиатр Рафаэль Гыймаев белән сөйләшәбез.

– Кешенең психик яктан сәламәт булмавын ничек аңларга?

– Психикада тайпылышлар беренче чиратта кешенең карашында, мимикасында, үз-үзен тотышында, эмоциональ халәте үзгәрүендә чагыла. Болар барысы да, ни кызганыч, язын һәм көзен кискенләшә. Психик кына түгел, башка авырулар турында да шуны ук әйтергә була.

– Мондый кешеләр белән үзеңне ничек тотарга?

– Психик яктан тайпылышлары булган кешене очраткан вакытта, ул нык торса, кагыйдә буларак, сөйләшүдән баш тартмаска, аралашырга туры киләчәк. Андый кешеләр белән үзеңне сабыр, тыныч тотарга кирәк. Әгәр кеше авыру булса, ул телдән яки физик агрессия күрсәтергә мөмкин. Кеше авыру икән, аңа күбрәк игътибар күрсәтергә һәм яхшы мөгамәләдә булырга кирәк. Тискәре мөнәсәбәт, түземсезлек күрсәтергә һич ярамый. Бу хәлдә җайлаша белү мөһим. Без бу кешегә карата яхшы карашта, аның белән бер эмоциональ һәм физик дулкында булырга тиешбез. Ул аны тыңлауларын, аңлауларын, ярдәм итәргә әзер булуларын сизәргә тиеш. Шул ук вакытта алтын таулар, аның теләкләрен кичекмәстән үтәргә әзер булуны вәгъдә итәргә кирәк түгел. Әңгәмәдәшебез алданмасын өчен, үтенечне үтәргә вакыт таләп ителүен һәм аның ул теләгәнчә үтәлмәскә мөмкин булуын аңлатырга кирәк.

– Тышкы факторлар мондый хәлгә тәэсир итәме?

– Әлбәттә. Имин булмаган гаилә мөнәсәбәтләре, социаль-икътисади фактор, тотрыксызлык, күпкә арткан мәгълүмати һөҗүм, телевизор экраннарыннан тискәре күренешләр – болар барысы да тәэсир итә. Шулай ук юлда, учреждениеләрдә, дәваханәләрдә без төрле хәлләр белән очрашабыз. Әмма бөтен кешене дә бер кысага кертергә кирәк түгел. Теге яки бу хәлдә үзен тот рыксыз тоткан кешене психик авыру дип атап булмый. Ул хисләр ягыннан шәхес буларак тотрыксыз булырга мөмкин. Бу тәрбиядән дә, генетикадан да тора.

– Эмоциональ тотрыксыз кешене психик авыру булганнан ничек аерырга?

– Моны тикшерү вакытында белгеч кенә аңлый ала. Шик тудырганнарның барысын да, барыннан да элек, клиник психологка җибәрәбез.

– Ни өчен авырулар нәкъ менә язын һәм көзен кискенләшә?

– Күрәсең, климатик цикл шундый. Яз – чәчәк ату, климат үзгәрү чоры, болар барысы да безнең организмга тәэсир итә. Көз – сулу чоры һәм мондый халәт еш кына тискәре йогынты ясый.

Яз көне саташу билгеләре көчәя, башка сыймаслык идеяләр актуальләшә. Кайчагында ярдәм сорап авыру кешенең туганнары мөрәҗәгать итә, яки без планлы тикшерү барышында пациентның артык ярсучан булуын сизәбез. Әлбәттә, физик агрессиягә бик сирәк барып җитә. Гадәттә, пациентлар нәрсә дә булса таләп итә, табибларны гаепли башлыйлар. Фикерләр төрле була. Әлбәттә, тыныч җавап бирәбез. Иң мөһиме – кешене тыңлау. Моңа кайчагында шактый озак вакыт таләп ителә, әмма башка чара юк.

– Мондый пациентлар өчен өстәмә дәвалану кирәкме?

– Әгәр кеше амбулатор дәвалана икән, шул ук вакытта аның препаратларны кабул итмәвен күрсәк яки дәвалауга килми икән, пациентны стационарда дәвалануга җибәрергә туры килә. Төпле фикерле туганнар эшне үзагымына җибәрмиләр. Сүзләр табып, үгетләп, табибка алып баралар. Бу иң яхшысы, чөнки авыру тулысынча кискенләшкәнче, без аны туктата алабыз. Озакка сузылса, пациентны бу халәттән чыгару авыр булачак.

– Дәвалау курсы күпме дәвам итә?

– Бу индивидуаль. Кайберәүләр, ни кызганыч, еллар дәвамында дәваланалар.

– Сәламәт кеше депрессиягә бирелә аламы?

– Ала, чөнки безгә тирә-юньдәге вакыйгалар, организмдагы үзгәрешләр тәэсир итә. Стресс кичергәндә, сәламәтлек белән проблемалар булганда эмоциональ халәт депрессив була.

– Язгы кискенләшү чоры күпме дәвам итә?

– Бу да индивидуаль. Ни кызганыч, мондый халәт атна һәм хәтта айлар буена дәвам итә ала. Без еш кына стационардан чыгарылган пациентларның ниндидер проблемалары калуын күзәтәбез. Кайчагында пациентлар ел саен якынча бер үк вакытта дәваланалар.

– Психик кискенләшүгә нинди яшьтәге кешеләр күбрәк дучар ителә?

– Яшьләр дә, өлкәннәр дә, балалар да. Балалар шизофрениясе, әйтик, кече яшьтән үк адекват булмаган үз-үзен тотышында күренергә мөмкин. Тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәсем килә: психик кискенләшүгә күбрәк урта яшьтәге кешеләр дучар ителә.

– Моны дәвалап буламы?

– Әгәр вакытында ачыкланса һәм дәваланса, авыруны туктатып була, сирәк очракта гомер буе да дәвам итәргә мөмкин. Шуңа да карамастан, үзеннән-үзе савыккан очраклар да бар. Шулай ук озак вакытлы тәнәфесләр дә була, ягъни кеше еллар буе гадәти тормыш белән яши, авыру кискенләшми. Мин мондый очраклар белән очраштым. Мәсәлән, пациентларымның берсе 10 ел бернинди дә дәвалау алмаган һәм аның барысы да яхшы булган. Әмма, кызганычка каршы, бу дәвалану түгел, ә тәнәфес кенә булган.

Ахырда шуны да билгеләп үтәсем килә, психик яктан сәламәт булмаган кешегә син сәер дип әйтмәсәң, аралашуда проблемалар тумаячак. Характерында үзенчәлекләр булган мондый кешегә хөрмәт белән карарга кирәк, чөнки ул шәхес.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев