Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яз, ә аның белән бергә су басулар да көттерми

Көннәрнең нык җылынуы, температураның күтәрелүе үз эшен эшли – кар бик тиз эри, урамнарда гөрләвекләр ага... Әмма Венециядәге кебек җылы һава торышы безне гел шатландырып кына тормый шул, уңайсызлыклар да китерә.

Безнең редакциягә Хәмзин урамында яшәүче борчуга төшкән шәһәрлеләр шалтыратты. Эш шунда ки, эрегән кар сулары анда яшәүчеләрнең өйләренә, өй янындагы корылмаларга тула башлаган.

Без әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен шушы урамга юл тоттык. Чернышевский урамы белән Курченко урамы уртасында урнашкан Хәмзин урамының бер өлешен эрегән кар сулары каплап киткән. Тиз агучы елга кебек алар бакчага, яшәүчеләрнең өй алларына таралган. Кешеләр озын кунычлы итекләрдән йөрергә мәҗбүрләр, әмма бу гына да ярдәм итмәгән. Безне күрүгә алар үз проблемаларын сөйләргә ашыктылар.

– Икенче ел рәттән шундый хәл туа. Базда барлык яшелчәләребез әрәм булды, мунча да су эчендә калды. Озак­ламый су өйгә дә керәчәк инде, – дип борчылып сөйли шушы урамда яшәүче берәү.

Катнаш азык сатучы күршесе исә үзенең товары өчен борчыла.

Азык тутырылган капчык­лар сакланучы гаражда су минутлап дигәндәй арта. Мин аларны югарырак күтәреп тә куйдым инде, әмма бу гына хәлне үзгәртми шул. Дымланган ашлык исә тиз бозылачак инде, – дип хәлнең җитдилеген тәкрарлый ул.

Озакламый чистайлы­лар­ның әлеге проблемасын чишү өчен шәһәр хакимияте ярдәмгә килде. Шәһәр башкарма комитеты вәкилләре әлеге урынның күләмен билгеләү өчен урынга чыктылар. Урында эрегән суларны механикалаштырылган юл белән чыгару өчен карар кабул ителде.

Бер өй каршында траншея казыдылар һәм элек су аккан трубаны тартып чыгардылар. Ул кечкенә диаметрлы, шуңа күрә вакыт үткән саен тыгылган һәм эрегән кар суларына киртә булып торган. Күрелгән чаралар үз нәтиҗәсен бирде – сулар акрынлап китә башлады. Әмма бу вакытлыча гына булды.

Килеп туган хәлнең төп сәбәбе башкада – биредә яшәүчеләр аны Курченко һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамы кисешкән җирдә инженерлык челтәре алыштырылуга бәйләп аңлаталар. Шәһәр башкарма комитеты һәм коммуналь хезмәтләр вәкилләре бергәләшеп Хәмзин урамында яшәүчеләр күрсәткән участокны карарга дигән фикергә килделәр. Без дә аларга иярдек.

Территорияне каравыбызны күргәч, бер ир-ат яныбызга килде. Ул элегрәк әлеге участокта эрегән кар суларының диаметры зур булмаган трубадан чокырга агуларын әйтте. Ул аның башланган урынын, эрегән сулар күп җыелып торган җирне күрсәтте.

– Берничә ел элек бу учас­токта ремонт эшләре башкарылды.Шуның аркасында трубаның икенче башы вак таш белән күмелгән булып чыкты. Нәтиҗәдә эрегән суларны чыгару системасы бозылган, – дип билгеләп үтте ир-ат.

Шулай итеп, су тыкрык буенча ага башлаган. Биредә яшәүчеләр проблеманы үзләренчә хәл итәргә тырышканнар, мөстәкыйль рәвештә суны читкә агызучы канаулар казыганнар, эрегән суларның бер өлеше чокырга киткән, икенче өлеше исә Хәмзин тыкрыгындагы ташландык өйне узып күршеләрнең бакчаларына юл алган.

Хәзер шәһәр хакимияте административ-инспекция белән бергәләп килеп туган хәлне чишү юлларын эзли. Хәмзин урамында мондый хәл яңадан кабатланмасын өчен алар иң уңайлы юлны табарлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев