Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшүсмер мошенниклар корбаны булган

Полиция бүлегенә Чистайда яшәүче мөрәҗәгать иткән

 

Аның сөйләвенчә, 14 яшьлек улы «Тик- ток» кушымтасында роликлар карап акча эшләгән. Бу юлы эшләгән акчасы 600 сум була. Үсмер аларны банк картасы хисабына күчерергә уйлый. Акчаны күчергән вакытта аның карта реквизитларын кертүен сорыйлар. Яшүсмернең картасында 41 мең сум акчасы була. Реквизитлар кертелгәннән соң картадан барлык акчаларда югала.

Әлеге факт буенча РФ ҖК 2 бүлеге 159 ВУД маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Tik Tok Pay – бу Телег рамм да акча эшләүнең чагыштырмача яңа боты. Ул видеолар карарга һәм аларга комментарийлар язарга тәкъдим итә. Ике көн эчендә берничә мең акча эшләргә мөмкин, һәрхәлдә, оештыручылар шулай вәгъдә итәләр. Әгәр дә бу бот турында кайтавазларны укысаң, акча һәрвакытта да күчерелми икән.

Эчке эшләр министр лыгы хезмәткәрләре өлкәннәрдән балаларга Интернетта иминлек кагыйдәләрен өйрәтүләрен, банк картасын өченче затларга бирмәүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә.

Интернетта видеоларны караган һәм аларга комментарийлар язган өчен искитәрлек акчалар түләмиләр. Аеруча бу күп очракта мошенниклар булып чыккан телеграмм ботларга кагыла.

 

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлекнең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев