Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләрне тыелган мәгълүматтан читләргә

Мәктәп укучылары һәм студентлар белән эшләү – террорчылыкка каршы комиссия эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды, анда 2021 елда террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Гомуми белем бирү оешмаларында психологик хәвеф төркемнәре белән кисәтү эшенең торышы һәм аны камилләштерү чаралары, анда психологик хезмәтләрнең катнашуы турында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Гатауллина чыгыш ясады. Белем бирү тирәлегенең иминлегенә мониторинг нәтиҗәләре буенча «Ориентир» психологик ярдәм республика үзәге тарафыннан эшләнгән методика буенча өстәмә тест үткәрелгән. Анда 532 кеше катнашкан. Аның нәтиҗәләре буенча риск төркеменә 15 кеше кергән.

– Гомуми белем бирү оешмаларында ачыкланган төркемдәге укучылар һәм ата-аналар белән хәвеф-хәтәрләрне киметүгә һәм белем бирү тирәлегенең иминлеген арттыруга юнәлдерелгән кисәтү чаралары планы төзелде. Хәвеф төркемендәге һәр укучының шәхси социальләшү маршруты бар, – диде Гүзәл Вилсур кызы.

Террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәү һәм дини объектларда ачыкланган кимчелекләрне бетерүгә тикшерү нәтиҗәләре турында Чистай районы благочинные, иерей Симеон Махортов һәм «Әниләр» мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Матвеев хәбәр иттеләр.

– Дүрт чиркәүдә элегрәк ачыкланган кисәтүләр бетерелде һәм алар террорчылыкка каршы яклану таләпләренә тулысынча туры килә. Якын арада гыйбадәтханәләрнең берсендә бу мәсьәлә хәл ителәчәк, – дип белдерде Симеон Махортов.

Тимур хәзрәт мәчетләрдә барлык җитешсезлекләр дә диярлек бетерелде, дип билгеләп үтте.

Террорчылыкка каршы комиссия каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеме тарафыннан башкарыла торган кисәтү эшенең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында төркем җитәкчесе Михаил Ксенофонтов мәгълүмат бирде.

Район халкының барлык катлаулары белән план буенча кисәтү эше алып барыла. Шәһәрнең күпчелек эре предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларында экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү буенча очрашулар үткәрелә. Студентлар, яшьләр һәм мәктәп укучылары белән актив эшне төркем җитәкчесе урынбасары Ольга Добронравова алып бара. Интернет челтәрендә имин эшләү, нинди дә булса мәгълүмат урнаштыру, таныш булмаган сайтларда теркәлү – яшьләр белән фикер алыша торган төп мәсьәләләр, – дип сөйләде Михаил Иванович.

5нче номерлы СИЗОда очрашулар даими үткәрелә, анда мөхтәсибәттән «Әниләр» мәчете имам-хатыйбы – Тимур хәзрәт Матвеев, епархиядән иерей Тимофей Маташов катнаша. Агымдагы елда тикшерү изоляторында экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү буенча ике очрашу үткәрелгән.

Миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Илнур Нуриәхмәтов миграцион хәл һәм район территориясендә миграция законнары үтәлеше турында сөйләде.

– Миграция исәбенә куелган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар саны 2021 елда 23 процентка (864тән 1117гә кадәр) артты. Чистай районында тору урыны буенча миграция исәбенә 437 вакытлыча килгән чит ил гражданы куелды, узган ел 219 иде. Район территориясендә булган мигрантларның төп өлешен БДБ илләре гражданнары тәшкил итә. Хисап чорында 847 чит ил гражданы миграция исәбеннән төшерелде, шул исәптән яшәү урыны буенча – 155, тору урыны буенча – 692. Чистай районында 140 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат тору кәгазе буенча яши, – дип хәбәр итте Илнур Хәлим улы.

Миграция өлкәсендәге законнарны бозган өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 51 административ беркетмә төзелгән (2020 елда – 40). 2021 елның 12 аенда 3 җинаять эше кузгатылган.

Террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча террорчылыкка каршы комиссиянең эш нәтиҗәләре турында аның сәркатибе Ольга Заглядова сөйләде.

– Хисап чорында комиссиянең 6 утырышы үткәрелде, анда 39 мәсьәлә каралды, 40 җаваплы зат тыңланды, 2021 елга расланган план нигезендә мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Уртак чаралар нәтиҗәсендә оператив хәлнең кискенләшүенә, диверсион-террорчылык актларына һәм

экстремистик характердагы резонанс җинаятьләргә юл куелмады, – дип ассызыклады Ольга Валентиновна. Ул социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә бәйле вәзгыятькә аерым тукталды.

– Күпчелек гаиләләр ата-аналар (законлы вәкилләр) исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш куллану сәбәпле, балаларын тәрбияләүдән яки аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудан баш тарткан өчен исәптә тора, – дип билгеләп үтте Ольга Заглядова.

Аның докладында шулай ук социаль челтәрләрдән файдалану темасы да чагылыш тапты.

– Террорчылыкка каршы комиссия каршында кибердружина булдырылды, ул интернет-сайтларга мониторинг ясый, шикле контентны ачыклый, әлеге чыганакларны бетерү өчен хокук саклау органнарына мәгълүмат җибәрә. Әгәр элек андый яшүсмерләр саны 115 булса, хәзер аларның саны 73кә кадәр кимеде, – дип сөйләде Ольга Заглядова.

Ольга Валентиновна террорчылык һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем составына үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте. Аңа Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай муниципальара җинаять-башкарма инспекциясе филиалы башлыгы Айрат Бәширов кергән.

Яуширмә авыл җирлеге территориясендә террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында аның башлыгы Лилия Гәрәева сөйләде.

– Безнең авыл кешеләре өчен иң зур хәзинә – төрле милләт вәкилләренең тату яшәве. Безнең авылда 485 кеше яши, шуларның 460ы – татар, 13е – рус, 7се – тажик, 2се – үзбәк һәм 3 әрмән. Алар бер-берсенең гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карыйлар, – диде Лилия Рәис кызы. Ул шулай ук авыл җирлеге территориясендә террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.

Террорчылар кул сузарга мөмкин булган потенциаль объектларны һәм кешеләр күпләп була торган урыннарны террорчылыкка каршы саклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар турында РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе бүлеге башлыгы Олег Акимов хәбәр итте.

Утырыш ахырында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов мошенниклык очракларының артуы турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев