Яшьләрнең фикерен ишетергә
«14...30» исемле бизәлгән автобус безнең шәһәрдә булды.
Аңа мондый исем юкка гына бирелмәгән, чөнки республикада 14 яше тулган, әмма әле 30 яше тулмаганнар яшьләргә карый. Республиканың яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре районнар буенча йөриләр, җирле егетләр һәм кызлар белән аралашалар. Ел дәвамында проект Казанда эшләп килде. Катнашучылар республикадан читкә чыгып, яшьләрнең районнарда нинди кызыксынулар белән яшәвен белергә булдылар. Татарстан башкаласыннан рейс 12 августта старт алды. Шушы вакыт эчендә яшьләр автобусы рес публика районнарының яртысыннан артыгын йөреп чыкты. Чистай 45 районның исәп буенча 29нчысы булды.
– Без инфраструктураны, эшкә урнашу, ял итү һәм башка күп кенә өлкәләрдә нәрсәне яхшыртырга мөмкин булуын аңлау өчен, яшьләр белән галстуксыз аралашабыз. Бу яшьләр өчен уйфикерләрен җиткерү мөмкинлеге, – дип сөйли ТРның яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова. – Кайбер районда яшьләргә – караоке, икенчесендә дискотекалар җитми, кайбер егетләр һәм кызлар тавыш яздыру студиясе, яшьләр үзәкләре төзү һәм аларны яхшырту буенча тәкъдимнәр кертәләр. Бүген без яшьләргә туган шәһәрләрендә кызык булсын һәм аларның аннан китәселәре килмәсен өчен нинди шартлар булдырырга кирәклеге турында сөйләшәчәкбез.
Яшьләр үзәгендә кунаклар 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге чистайлылар белән аралаштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов катнашты.
– Безнең бурычыбыз – шәһәрдәге генә түгел, ә Татарстанда яшьләр мохитендәге вәзгыятьне анализлау. Бүген бу аудиториядә мәҗбүри сораулар юк, – ди Ринат Наил улы, – без сезнең фикерләрегезне ишетергә телибез. Без барлык тәкъдимнәрдән зур док лад туплыйбыз һәм аны республика хөкүмәтенә тапшырачакбыз.
Очрашуда катнашучыларны, киләчәктә идеяләрне тормышка ашыру өчен, аларны язып куюларын сорадылар. Беренче булып шәһәрдә скейтпарк төзү тәкъдимен мөселман яшьләре берлеге вәкиле Адель Мөхәммәтшин кертте.
– Безнең арада күпләр актив ял, спорт белән шөгыльләнәләр, скейтларда йөриләр. Яшьләргә ял итү өчен тематик урыннар, мәсәлән, скейтпаркны алга таба үстерү планлаштырыламы?
Бирегә җыелганнар бу идеяне хуплады. ТР яшьләр эшләре министры урынбасары билгеләп үткәнчә, башка районнарда да шундый ук сорау биргәннәр. Республика Президенты тарафыннан Казанда ачык һавада һәм ябык скейт парк төзү килешенгән.
– Әлеге карар – республика шәһәрләрендә һәм районнарында шундый микромәйданчыклар барлыкка килү процессының башы. Иң элек аны урнаштыру өчен уңайлы территорияне табарга кирәк. Без район хакимияте белән аны финанслау мөмкинлекләрен тикшерәчәкбез, – дип җавап бирде Ринат Садыйков.
Совет Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгүтов шәһәрнең архитектура хезмәте җитәкчесе белән элемтәгә керүен һәм аның скейтпаркны яр буе проектына кертергә вәгъдә итүен өстәде.
Әңгәмәне мөселман яшьләре берлеге активисты Алмаз Шәрәфетдинов дәвам итте. Ул – эре токымлы эт хуҗасы, аның проблемасы шунда, шәһәрдә аны йөртү өчен билгеләнгән мәйданчыклар юк.
– Күптән түгел Дәүләт Думасы куркыныч этләрнең 12 токымы турында закон кабул итте. Хайванны урамда йөрткәндә, миңа бу закон турында еш кына полиция хезмәткәрләре, җәяүлеләр искә төшерә, бу токымны урамда йөртү тыела, диләр. Әмма мин үзем генә түгел, андый кешеләр күп бит. Күп кенә шәһәрләрдә махсус мәйданчыклар бар. Алар бездә дә булсын иде, – ди Алмаз.
– Балалары мондый этләрдән зыян күргән әтиәниләрне бик яхшы аңлыйм. Район хакимияте белән уртак карар кабул итәргә һәм үз этләрегезне йөртү өчен урыннар билгеләргә кирәк, – дип үз фикерен белдерде Ринат Наил улы.
Әлеге чарада яшьләр берләшмәләре, активистлар, студентлар һәм районыбыз үсеше белән кызыксынучылар актив катнашты. Әңгәмәдән соң автобус кузовына «Чистай» дип яздылар һәм ул шәһәр урамнары буйлап узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев