Яшьләр туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап калырга омтыла
Чистайда милләтара һәм динара килешүчәнлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Советның быел беренче утырышын Чис тай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды.
2020 елда мөхтәсибәт һәм епархия эшчәнлеге турында хисап белән имам-мөхтәсиб Мөхәммәт хәзрәт һәм благочинный ярдәмчесе иерей Владислав чыгыш ясадылар. Дини конфессияләр вәкилләре билгеләп үткәнчә, аларның эшенә үзизоляция режимы көчле үзгәрешләр керткән. Әмма алар онлайн-мәйданчыкка чыга һәм мәхәллә кешеләре белән элемтәне саклап кала алган.
– Без рухи-агарту эшен онлайн-форматка күчердек, социаль челтәрләрдә турыдан-туры эфирлар уздырдык. Бу аудиториянең колачын арттырырга мөмкинлек бирде, – дип билгеләп үтте Мөхәммәд хәзрәт.
Бу чорда иганәчелек ярдәме белән аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә гуманитар ярдәм күрсәтелде.
– Пандемия шартларында күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен хәйрия фондлары ярдәмендә волонтерлык акциясе үткәрелде. Без өч тоннадан артык азык-төлек продуктлары тараттык, – дип ассызыклады иерей Владислав.
– Үзизоляция чорында социаль ашханә үз эшен туктатмады, анда көн саен 40тан артык мохтаҗны кайнар ризык белән тәэмин иттеләр. Шулай ук изге Рамазан ае вакытында мөхтәсибәт волонтерлары аз керемле гаиләләргә, өлкәннәргә, инвалидларга, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә кичке ашлар әзерләделәр һәм тараттылар, – дип сөйләде имам-мөхтәсиб.
Дин әһелләре үз чыгышларында яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләренә дә тукталдылар. Мисал өчен, ислам үзәге базасында бер елга якын мөхтәсибәтнең яңа проекты – «Яшьләр» клубы эшли. Проектның тәҗрибәле җитәкчесе кулы астында алар төрле юнәлешләрне үзләштерәләр, чаралар оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашалар.
Ике елдан артык «Ир-егетләр лабораториясе» проекты тормышка ашырыла, ул ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Малайлар һәм кызлар өчен мастер-класслар, уеннар, һөнәри пробалар, предприятиеләргә экскурсияләр, уңышка ирешкән кешеләр белән очрашулар, төрле һөнәрләр белән квест-танышулар, табигатькә чыгулар оештырыла.
Сергий Радонежскийның гыйбадәт йортында һөнәрчелек сыйныфы ачылды. Хәзер мәктәп укучыларының кул хезмәте белән танышу, дрель, лобзик, пычкы һәм башка эш кораллары белән эшләргә өйрәнү мөмкинлеге булачак. Иерей Тимофей Маташов җитәкчелегендә балалар агачтан һәм башка материаллардан көнкүрештә кирәкле төрле әйберләр ясый алачаклар.
Шулай ук епархия яшьләр бүлеге һәм якшәмбе мәктәпләре өчен ат на саен үткәрелә торган дәрес ләр оештырыла. Балалар дини гыйбадәтләрдә, рухи әңгәмәләрдә катнашалар, чәй табыннары оештыралар, ял көннәрендә изге урыннарга сәфәр кылалар.
Утырыш барышында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча дини учреждениеләр эшчән леге турындагы мәсьәлә күтәрелде. Руханиларга бу юнәлештә эшне көчәйтергә тәкъдим ителде.
Төрле милләт, этнослар, диас поралар, шул исәптән чит ил гражданнары катнашында гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре турында ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Җәләлова сөйләде. Ул Чистай ЗАГСының төрле милләттәге кәләшләр һәм кияү егетләрен теркәвен сөйләде. Яшьләрнең теләкләрен исәпкә алып, мөнәсәбәтләрне теркәүне, гаилә юбилейларын рус һәм татар телләрендә үткәрәләр, залда чуваш телендә дә җанлы музыка яңгырый.
– Яшьләрнең туган телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен сак лап калырга омтылуы куандыра. Күп кенә диаспораларның булуын исәпкә алып, безгә чит ил, бигрәк тә Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Украина гражданнарыннан бик күп гаризалар керә, – дип билгеләп үтте Динара Җәләлова.
Ул шулай ук гражданлыгы булмаган парларның балалары тууын теркәү турында да сөйләде.
– Аларның балаларын теркәүнең үз үзенчәлекләре бар, чөнки аларга стандарт документлар пакетыннан башка, нотариаль рәвештә тәрҗемә ителгән паспортлар, никахны теркәү турында таныклык һәм Россия терри ториясендә яшәүләре законлы булуын расларга кирәк. Шулай ук билгеле бер халыкларның милли гореф-гадәтләре үзенчәлекләре дә бар. Мәсәлән, Әзербайҗан Республикасы гражданнары балаларының әтиләре исеменә оглы, кызы кушып язуны сорыйлар. Мондый очракларда милли гореф-гадәтнең гамәлдә булу фактын бу республиканың Илчелеге хаты белән расларга кирәк, – дип хәбәр итте Динара Наил кызы.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе туу һәм үлемне дәүләт теркәвенә алганда гражданлыкның әһәмиятен ассызыклады.
– Гражданлык булмау сәбәпле, бала туу белән бәйле тиешле түләүләр яисә җирләү башкаручы затларга дәүләт ярдәме чаралары алу мөмкин булмая чак. Һәм монда шуны да билгеләп үтәргә кирәк, вафат булганның РФ паспорты булмавы рәсмиләштергәндә юридик яктан гражданлыгы булмауга тиңләштерелә, чөнки аны паспорттан кала башка документлар белән раслау мөмкин түгел. Ә илебез гражданнарының һәм чит ил гражданнарының социаль гарантияләре һәм хокукый статусы законнар буенча аерылып тора, – дип нәтиҗә ясады ул.
Татар Сарсазы авыл җирлеген дә милләтара һәм динара мөнәсә бәтләрне ныгыту турында аның башлыгы Салих Мусин сөйләде.
– Авыл җирлеге территориясендә милли яки дини нигездә бәрелеш ләргә китерергә сәләтле көнкүреш конфликтлары һәм вакыйгалары теркәлмәде. Узган чорда һәм бүгенге көнгә кадәр иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итүне системалы рәвештә контрольдә тотучы халык дружинасы әгъзалары тарафыннан җирлек территориясендә административ хокук бозулар ачыкланмады, – диде Салих Мусин.
Ул шулай ук җирлектәге белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре эшенең уңай эшен билгеләп үтте. Алар яшьләрдә әлеге территориядә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбиялиләр.
– Җирлекнең белем бирү учреж дениеләренең тәрбия эшләре планына РФ Конституциясенә һәм законнарына, Татар Сарсазы авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү буенча чаралар кертелгән. Болар – тематик һәм сыйныф сәгатьләре, «түгәрәк өстәл»ләр, тренинг-дәресләр, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы.
Утырышка йомгак ясап, Михаил Ксенофонтов эш башкарганнарның барысына да рәхмәт белдерде һәм киләсе утырышта фикер алышачак темаларны билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев