Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшьләр ришвәтчелеккә каршы берләште

Яшьләр үзәгендә «Бергә ришвәтчелеккә каршы» марафонына йомгак ясалды, ул үсеп килүче буын өчен чараларны һәм конкурсларны үз эченә алды.

Алар яшьләр эшләре буенча бүлек карамагындагы учреждениеләр тарафыннан үткәрелде. Ришвәтчелеккә каршы торуга багышланган рәсемнәр, видеороликлар, интеллектуаль уеннар конкурсларында мәктәп укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты. Әлеге чараларның җиңүчеләре һәм призерлары тантаналы шартларда дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

– Бу чараларны үткәргәндә, без яшьләргә актив таянабыз, алар район, республика һәм илнең киләчәге. Егетләр һәм кызлар конкурсларда күрсәткән актив тормыш позициясен алга таба да сакларлар дип ышанам. Шуңа күрә нәкъ менә шул яшьтә ришвәтчелеккә каршы тору белән бәйле мәсьәләләрне алар аңына сеңдерү, әлеге күренешләрнең тискәре нәтиҗәләре турында даими сөйләп тору мөһим. Ул чакта аларга киләчәктә үз хокукларын яклау һәм ришвәтчел схемаларга җәлеп ителмәү җиңелрәк булачак, – диде Чис­тай районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов, яшь буын белән эшләүнең мөһимлеген билгеләп.

Бүләкләү тантанасында шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Салихов та катнашты.

 – Ришвәтчелеккә каршы көрәш – ул хәзерге дәүләттә кискен, социаль мөһим зарурилык. Җәмгыятьтәге ришвәтчел күренешләргә йогынты ясый торган мөһим факторларның берсе – халыкның толерантлыгы, шул исәптән йомшак сәяси активлыгы. Районда үткәрелә торган ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге чаралар яшь буынга ришвәтчелекнең нәрсә икәнен, аңа ничек каршы торырга һәм аның күренешләренә ничек юл куймаска кирәклеген күбрәк белергә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Радик Салихов.

Ел саен үткәрелә торган «Бергә ришвәтчелеккә каршы-2020» эскизлар конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Быел аны муниципаль районда өченче тапкыр үткәрделәр. Анда балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Софья Староверова җиңүче булды. Яшь рәссам үз эшен «Ришвәтчелек пәрәвезенә эләкмә» дип атаган.

– Үз рәсемемдә ришвәтчелекне мин шәһәрләрне, илләрне чолгап алган пәрәвез белән чагыштырдым, чөнки ришвәтчелек – кешелекнең актуаль, җитди проблемасы. Аның тискәре нәтиҗәләре турында күбрәк сөйләшкән саен, яхшырак. Мондый конкурслар үсеп килүче буын өчен бик файдалы дип саныйм, – дип кичерешләре белән уртаклашты Софья.

Конкурста җиңгән өчен кыз грамота һәм истәлекле бүләк алды. Ә иң мөһиме – аның эше автовокзал микрорайонындагы билбордта урнаштырылган. Софьягә аннан узып барганда үз эшен күрү бик күңелле.

Эскизлар бәйгесендә Ангелина Давыдова икенче урынны алды. Аның «Дөрес югарылыкны гаделлек белән ал» дигән рәсеме 2021 елга календарьларда урнаштырылган. Аларны конкурсны оештыручылар предприятие һәм оешма җитәкчеләренә тараттылар.

Шулай ук бу көнне студентлар арасында «Ришвәтчелек турында» дигән видеороликлар, авыл яшьләре арасында «Гадел квиз» һәм «Намус белән бергә» дигән видеороликлар конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев