Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшьләр ришвәтчелеккә каршы!

Быел ришвәтче лек кә каршы юнәлештәге конкурсларга уннарча эш тәкъдим ителде.

Мәктәп укучылары, вузлар һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары рәсемнәр һәм видеороликлар әзерлә деләр, яшьләр эшләре буенча бүлекнең ведомство карамагындагы учреждениеләре уздырган интеллектуаль уеннарда катнаштылар.

Халыкара ришвәтчелек белән көрәш көнендә җиңүчеләрне һәм активистларны бүләкләделәр. Тантаналы шартларда аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Мәктәп укучыларын һәм студентларны Чистай райо ны башлыгының ришвәтче леккә каршы көрәш мәсьә ләләре буенча урынбасары Алексей Ефимов сәламләде.

– Ришвәтчелеккә каршы оештырылган төрле чараларда яшьләрнең катнашуын уңай яктан бәялим. Сезнең эшләрне күргәндә гаделлеккә омтылуыгыз күренә. Без конкурс игълан иткәндә үк сезнең эшләрегезнең сыйфаты яхшы булуын белдек, чөнки яшьләр бу эшкә җаваплы карый. Сезгә ришвәтчелеккә каршы чараларда керткән өлешегез өчен зур рәхмәт! – диде Алексей.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, иң яхшыларны сайлап алулары бер дә җиңелләрдән булмаган. Рәсемнәр конкурсында җиңүче Балалар сәнгать мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Алина Пономарева да бар. «Ришвәтчелеккә – юк!» – дип кыз үз фикерләрен кешеләргә бик оста белдерә. Аның рәсеме белән зур баннер Курченко урамында урнаштырылган.

– Әлеге конкурс турында миңа укытучым сөйләде. Мин катнашырга уйладым, чөнки миңа үз талантыңны төрле өлкәдә күрсәтү ошый. Рәсемемне урамга элеп куярлар дип хәтта башыма да килмәде. Минем әти-әниемә һәм туганнарыма бу бик ошый. Мин акча һәм богаулар белән төшерелгән рәсем сайладым, идеяне Интернеттан эзләп таптым, нәтиҗәсе исә – авторныкы. Уңышым мине рухландырды, киләсе елда да катнашырга насыйп булсын дип телим, – дип шатлыгы белән уртаклаша Алина.

«Барыбыз да ришвәтчелеккә каршы - 2021» дип аталган эскизларның урам билборды өчен булган еллык конкурсы «Статус» балаларга һәм яшьләргә педагогик-психологик ярдәм үзәге тарафыннан үткәрелде. Анда Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр генә түгел, инновацион университет студентлары да катнашты. Барлыгы 35 эш каралды. Иң яхшылар арасында – Лина Лучанкина рәсеме. Аның конкурс эшләре белән 2022 ел календарьләре басылып чыкты.

Ришвәтчелеккә каршы Халыкара көрәш көненә «Спектр» үсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр өчен «Гаделлек законнары буенча» квест-уен, «Ришвәтсез шәһәр» интерактив дәресләре, кейс-чемпионатлар һәм акцияләр үткәрелде. Әлеге чараларда 500 яшь кеше катнашты. Нәтиҗә ясау исә ришвәтчелеккә каршы пропаганда бетте дигән сүз түгел әле. Оештыручыларның алда бик зур планнары бар. Сер итеп кенә сезгә шуны әйтәсем килә, киләсе елда катнашучылар өчен таләпләр катгыйрак булачак, ә чаралар исемлегенә яңа конкурс өстәләчәк. Катнашучыларның барысына да уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев