Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр белән актив эшләү низагларны кисәтәчәк

Интерактив очрашулар, квестлар, брифинглар, кейс-чемпионатлар – кисәтүнең иң нәтиҗәле ысуллары.

Террорчылыкка каршы комиссия утырышында аны кисәтү турында сүз барды. Утырышны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Белем бирү оешмаларында кисәтү эшенең торышы һәм аны камилләштерү чаралары, башка кисәтү субъектлары белән үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсе турында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Новикова һәм авыл хуҗалыгы техникумы директоры Әнәс Нуруллин мәгълүмат бирделәр.

– Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре тарафыннан риск төркемен ачык лау максатыннан бердәм мәгълүмати база булдыру буенча эш алып барыла. Аны анализлап, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торучы укучылар саны узган уку елы белән чагыштырганда, 11 кешегә кимегән дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Хәзерге вакытта 31 гомуми белем бирү учреждениесендә 31 укучы балигъ булмаган эшләре подразделениесендә исәптә тора, шуларның 7се «Яшь армияче» отрядларына җәлеп ителгән, – дип сөйләде Ирина Новикова.

Уку елы дәвамында җәмә гать тәрбиячеләре балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение белән җәмәгатьчелеккә каршы га мәлләрне, кабат хокук бозуларны кисәтү максатында аерым кисәтү эше алып баралар, килеп туган проб лемаларны хәл итәргә бу лышалар, балаларны кы зык сынулары буенча клуб ларга, секцияләргә һәм түгәрәк ләргә җәлеп итәләр. Гомуми белем бирү учреждениеләре белән берлектә ышанычсыз гаиләләргә рейдлар үткәрә ләр. Законлы вәкилләр белән өйдә аңлату һәм кисәтү әңгәмәләре үткәрәләр.

– Балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение инспекторлары, табиб-нарколог, үзәк район дәваханәсе, психологик-педагогик үзәк хезмәткәрләре, руханилар, мәгълүмати-пропаганда төркеме, көч структуралары белән даими хезмәттәшлек ярдәмендә хокук бозулар буенча кисәтү лекцияләре, әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелә, – дип мәгълүмат бирде Әнәс Абдрахман улы.

Утырыш барышында комиссиянең 2020 елдагы эшенә йомгак ясалды. Комиссия сәркатибе Ольга Заглядова хисап тотты.

– Узган ел район террито рия сендә оператив, социаль һәм иҗтимагыйсәяси хәл тотрыклы булды, контрольдә тотылды, милли һәм дини нигездә каршылыклы хәлләр тумады. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсе халыкның каршылыклы кәефен җәлеп итү үзәге булып кала. Бары этник һәм дини күптөрлелекне тану, мәдәни үзенчәлекләрне аң лау һәм хөрмәт итү генә кече ватаныбыз территориясендә үзара хөрмәт атмосферасын булдырырга ярдәм итә ала, – дип билгеләп үтте Ольга Заглядова.

Ул яшь буын белән эшләү мәсьәләләренә дә тукталды.

– Яшьләр сәясәте, үсеп ки лү че буынны үстерүгә һәм аның проблемаларын хәл итүгә актив ярдәм итеп, системалы һәм тотрыклы характер йөртә. Интернет челтәре мөмкинлек ләреннән файдаланып, масса күләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә гражданнарны патриотик тәр бияләүгә активрак җәлеп итү бурычы да актуаль булып кала. Балигъ булмаганнарның челтәрдәге деструктив төркемнәргә карата кызыксынулары арту белән бәйле янаулар күбәю сәбәпле, кибердружиналар, массакүләм мәгълүмат чаралары мониторингы төркемнәре, белем бирү учреждениеләрендә белгеч-психологлар эшен көчәйтергә кирәк, – дип ассызыклады комиссия сәркатибе.

Практика күрсәткәнчә, иң нәтиҗәле кисәтү ысуллары – яшьләр белән интерактив очрашулар һәм уен формалары, квестлар, брифинглар, кейс-чемпионатлар, низаг ларны, көчләү, булингны кисәтү буенча интерактив һәм тренинг дәресләр.

Доклад ясаучы миграция торышы турында җентекләп сөйләде.

– Районда миграция торы шы дәүләт структурала рының, иҗтимагый даирә ләр нең, төрле социаль инс ти тутларның, шулай ук масса күләм мәгълүмат чара ларының игътибар үзәгендә тора. Миграция сәясәте буенча эшче төркем төзелде, ул расланган план буенча эшли. Чит ил кешеләренең район территориясендә урнашуы, яшәве, милли диаспоралар вәкилләренең үз-үзләрен тотышы мәсьәләләре карала торган утырышлар уздырыла.

Ольга Заглядова үзенең чыгышын тәмамлап, килә чәк кә планнар билгеләде.

– Хөрмәтле комиссия әгъзалары һәм утырышта катнашучылар! Безгә быел район территориясендә экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү буенча эшнең форматын яңадан карарга, яңа формаларын һәм ысулларын кертергә, тагын да иҗади якын килергә кирәк. Бу юнәлештәге эш бездән даими игътибар таләп итүен билгеләп үтәргә кирәк. Катнашучылар комиссия эшчәнлегенә канәгатьләнерлек бәя бир деләр.

Елдан-ел комиссиянең игътибар үзәгендә оешмалар һәм учреждениеләрнең иминлек паспортларын актуальләштерү мәсьәләләре кала. Бу хакта объектларны категорияләү һәм паспортлаштыру буенча ведомствоара төркем әгъзасы Андрей Прокофьев сөйләде.

– 2020 елда Россия Федерация се Хөкүмәте ка рар лары таләпләренә туры ките реп 61 объектта имин лек паспорт ларын актуаль ләштерү үткәрелде. 2021 елның агымдагы чорында ике иминлек паспорты актуальләштерелде, – дип сөйләде Андрей Анатольевич.

Утырышта катнашучылар тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче объектларның һәм ягулык-энергетика комплексларының террорчылыкка каршы якланганлык торышы турында да сөйләштеләр.

– Бу җитди мәсьәлә, аңа бөтен җаваплылык белән карарга кирәк, – дип кисәтте предприятие җитәкчеләрен Дмитрий Иванов.

Мәгълүмати-пропаганда төркеме тарафыннан үткәрелә торган кисәтү эшенең торышы һәм аны камилләш терү чаралары турында аның җитәкчесе Михаил Ксенофонтов сөйләде.

– Мәгълүмати-пропаганда төркеме шәһәр предприя тиеләрендә, учреждениеләрендә һәм оешмаларында 25 лекция һәм әңгәмә үткәрде, – дип хәбәр итте Михаил Ксенофонтов. – 5нче СИЗОда очрашулар даими контрольдә тора, анда мөхтәсибәттән имам-хатыйб Рәдиф хәзрәт Фәттахов һәм епархиядән иерей Тимофей Маташов беркетелгән. Узган ел экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү буенча – 11, ә агымдагы елда 3 очрашу үткәрелде.

Югары Кондрата авыл җирлеге башлыгы террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору, шулай ук миграция законнарының үтәлешен тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыруда катнашуның нәтиҗәлелеге турында сөйләде.

Утырыш ахырында комиссия әгъзалары тормыш эшчәнлеген тәэмин итү объектларына бергәләп чыгуны оештырырга, урында аларның террорчылыкка каршы яклануына бәя бирергә дигән карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев