Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшәү көче бүләк итүче

Тирәбездә күркәм кешеләр

 

Авылдашыбыз Лилия апа Гарифуллина олы йөрәкле, киң күңелле, һәркемгә үрнәк кеше. Тормыш иптәше Рамил абыйга көч-куәт бирүче, илһамландыручы, канатлар куючы булды ул.

Кешене эчәр суы,җыяр ризыгы йөртә дибез. Тумышы белән Башкортстан җәмһүриятенең Дүртөйле районы Исмаил авылыннан булган Лилия апа Гарифуллинаны тормыш җилләре Чистай районы Гаделша авылына китергән.

Чит- ят җирләр, авыл халкы яшь киленне бер күрүдә үз итә. Бик ераклардан килсә дә, ул гомер буе безнең арада яшәгән кебек. Ә тормыш корып, ир хакын хаклап, каенанасын тәрбияләп торганы, үрнәк гаилә булдырганы өчен бар кеше дә Лилия апаны хөрмәт итә.

Лилия апа алты балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Бүген бишесе исән-сау. Зөлфия апасы гына яшьли дөнья куйган. Аның башлангыч сыйныфларда укучы ике баласын Айгөл исемле төпчек сеңелләре тәрбияләп үстерде.

Лилия апаның әти-әниләре, Фәнәви абый белән Мәүлидә апа икесе дә якты дөньядан бакыйлыкка күчтеләр, урыннары җәннәттә булсын.

Әти-әниләре укытучылар булмаса да, Лилия апа булачак һөнәре итеп укытучылыкны сайлый. Башкорт дәүләт педагогия институтының чит телләр бүлегенә укырга керә һәм кулына югары белемле чит тел укытучысы белгечлеге алып юллама белән Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Үрге Чебенле авылы мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрелә. Алман теле укытучысы булып эш башлаган яшь кызның тәҗрибәсен, тырышлыгын, үз эшен җиренә җиткереп, бар күңелен биреп эшләвен күреп, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, аннан мәктәп директоры итеп билгелиләр.Монда аңа берничә ел гына эшләү насыйп була. Әти-әниләре Башкортстаннан Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәренә күчеп киткәч, гаилә хәле буенча Лилия апага эшен ташлап, әти-әнисе янына кайтырга туры килә.1990-1992 еллар була ул. Анда кайткач Лилия апа мәктәптә француз теле укыта һәм шәһәрдә татар балалары өчен оештырылган якшәмбе мәктәбендә директор вазыйфасын башкара. Укытучы үз белемен һәрдаим тулыландырып торырга тиеш. Лилия апа да 1992 елда Казанга татар теле укуларына килә. Бу якларга килүе гомерлеккә булыр, шушында татар авылларының берсендә кияүгә чыгып, тормыш итәрмен дип уйламагандыр да әле ул чагында.

Көннәрдән бер көнне Лилия апаның кулына журнал килеп керә. Шунда Чистай районы Гаделша авылында гомер итүче Рамил исемле бер егетнең «Укытучы кыз белән танышыр идем» дигән белдерүе кузгә чалына. 29 яшен тутырган кыз бәхетен сынап карарга уйлый һәм хатта язылган адрес буенча җавап хаты язып җибәрә.

Шул көннән башлап Чистай-Казан- Свердловск өлкәсе арасында хатлар йөри башлый.

Хатларында Рамил абый үзенең гаиләсе, язмышы турында бар дөресен әйтеп яза. Туган авылыбыз Гаделшаның матур табигатен тасвирлап язган Рамил абыйның хатларын Лилия апа әле дә саклый.

Җәйнең бер матур көнендә Лилия апа тәвәкәлләп авылга Рамил абый белән танышырга кайта. Озын озакка сузмыйча ике гашыйк кавышуларын никах белән теркәп тә куялар.

Лилия апаны Рамил абыйның әнисе дә, бертуганнары да бер күрүдә ошаталар.

Кеше сәламәт ирләреннән дә мең гаеп табып торганда, Лилия апа Рамил абыйның бары тик уңай якларын гына күреп, киләчәген аның белән бәйләвенә үкенмичә, ә киресенчә, горурланып яши. Яшәешләре аңлашуга, хөрмәткә корылган аларның.

Гаделша авылына ветеран укытучы гаиләсенә килен булып, каенәнисе Хәлимә Гәрәй кызы белән 19 ел матур гомер итәләр алар. Заманында терлеген дә күп итеп асрыйлар, 22 шәр баш умартасын да тоталар, яшелчәсен дә үстерәләр.

Лилия апа авылга килен булып төшкән көннән бирле Гаделша урта белем бирү мәктәбендә 30 елга якын хезмәт куйды. Балаларыбызга татар теле һәм әдәбияты укытучысы, оештыручы, ә аннан соң тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да булды, ә бүгенге көндә ул мәктәптә китапханәче.

Эшләү дәверендә Лилия ханым оештырган чараларны укучылар, укытучылар хәзер дә яратып сөйлиләр.

Чистай районы авыллары белән таныштырып, андагы халыкның тормыш-яшәешен күрсәтер өчен 15ләп укучыны сәяхәткә алып чыгу дисеңме... Балалар белән икешәр көн палаткаларда кунулар... Бу эшнең үтә дә җаваплы да, кызык лы да, тәрбияви дә икәнлеген яратып, сагынып, узган елларның матур хатирәсе итеп күңелендә сак лый һәм мин идемме

икән соң ул дип искә ала Лилия апа.

Гарифуллиннарның төп нигезендә Лилия апа белән Рамил абый 19 ел әниләре Хәлимә апа белән тату гомер кичерделәр. 5 бала тәрбияләнеп үскән шушы Исмәгыйль абый белән Хәлимә апаның гөлбакчага тиң нигезендә Лилия апа итагатьле килен булып, кайтучы-китүче кунакларны ачык йөзе белән каршы алып һәммәсе белән дә җылы мөнәсәбәттә яшәде.

Алтын куллы Рамил абый авылдашларына менә дигән итеп тәрәзә рамнары эшләп бирде. Беркайчан да эшсез тормады. Ул бакчада инде ниләр генә чәчеп үстермәделәр. Алардагы алмагач бакчалары искитәрлек иде, алар авылның Мичуриннары булдылар.

Чыннан да, өйләнешкәч, Лилия апа белән Рамил абый бер җан булып яши башлый. Бер җан булу ул – берең кайда булса, икенчең дә шунда булу дигән сүз. Чистайдан әллә ни ерак китеп йөрмәгән Рамил абый белән Лилия апа бергәләшеп ярты Рәсәйне айкап чыктылар. «Рамил бәхетенә килгән ул Лилия», – диләр алар хакында авылдашлар.Әйе, Рамил абый, шаян, җор телле булды, беркайчан да кимсенмәде, үзен һәрвакыт иркен хис итте. Кешеләргә итагатьле, ярдәмчел булды. Укырга ярата иде. Гомере буена Лилия апа белән күп итеп газета-журналлар алдырдылар, рәхәтләнеп укыйбыз дияләр иде.

Җәйне Рамил абый көтеп ала иде, чөнки алар Лилия апа белән Башкортостан, Свердловск, Оренбург, Кемерово якларына барып, айлар буе кунак булып, Кара диңгез буйларында ял итеп, туганнары белән аралашып, рәхәтләнеп яшәделәр.

Лилия апа! Сез Рамил абыйга канатлар куючы, аның белән чын мәгънәсендә горурланып яшәүче чын татар хатыны. Сез бит аңа тормыш бүләк иттегез, кайларга гына алып бармадыгыз. Аны никадәр туганнарыгыз, дусларыгыз, коллегаларыгыз яшәгән төбәкләр белән таныштырып, очраштырып, һәммәсе белән дә аралаштырып яшәттегез. Бу сәяхәтләрдән Рамил абый шатланып, тагын да барасы килү теләге белән кайта иде.

Гаделша авылында Рамил абый белән Лилия апа 29 ел күркәм парлар булып, күпләрне сокландырып яшәделәр. Рамил абый турында әйтелгән бу сүзләр аның рухына дога булып барсын иде.

29 ел педагогик стажы булган хөрмәтле укытучы Гарифуллина Лилия Фәнәви кызын Гаделша урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылар коллективы һәм күпсанлы укучылар, ата-аналар – барысы да хөрмәт итә. Аңа озын гомер, гомергә җитәрлек сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-сөе нечләр, кәеф күтәренкелеге телибез!

 

Гүзәл Мусина, Гаделша авылы мәдәният йорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев