Яшь иҗатчылар – бездә кунакта
Гаделша урта мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары укытучылары Ирина Хәмидуллина җитәкчелегендә иҗат иткән шигырьләрен редакциябезгә юллаганнар.
Аларда – туган илебездә тынычлыкны яклау, шулай ук яз, хезмәт, тормышны, бар тереклекне, әйләнә- тирәдәгеләрне ярату... Укып карагыз әле, һәрберсендә балаларның самимилеге, эчкерсезлеге, ихлас уй-максатлары ярылып ята.
Афәрин, яшь дусларыбыз! Иҗатыгыз дәвамлы булсын!
Һәйкәлләрдә чәчәк бәйләме
9нчы Май килеп җитте,
Дөньяның иң ямьле бәйрәме!
Бабайлар яулаган бәйрәм ул,
Һәйкәлләрдә чәчәк бәйләме.
Һәйкәлләр күмелгән гөлләргә,
Кызыл, ал, ак, сары төслеләр.
Тынычлык гомергә булсын дип,
Ялварып сорыйлар кешеләр.
Мәңге онытмабыз батырларны,
Безнең өчен корбан булганнар.
Һәйкәлләргә әйләнгәннәр алар,
Бәхет өчен башын салганнар.
Авыр хезмәт
Җәен дусларым белән
Тимер эзләргә бардык.
Тимер бигрәк авыр булды:
Бергә күтәреп салдык.
Җыйнаулашып тагы киттек
Якындагы урманга.
«Нигә анда?» – дисезме?
Тимер-томыр бар анда.
Бер арба тимер таптык,
И шатландык тапканга!
Тәм-том алдык кибеттән
Тимер саткан акчага!
Табылдык
Абый белән без кырда
Шуа идек чаңгыда.
Күзгә ак әйбер күренде
Мамыр ягы кырында.
Абый белән чабабыз
Ап-ак карлы кыр буйлап.
Көчек таптык.
Сыйпый-сыйпый
Тордык без бераз уйлап.
Алып кайтсак, орышмасмы
Әти икебезне дә?!
Кая урнаштырырбыз,
Тотарбыз микән өйдә?!
Күтәреп алдым кулыма,
Киттек авыл ягына.
Көчегемнең күзләре
«Калдырма!» – дип ялына.
Кайтып җиткәч өемә,
Ашаттым да эчердем.
Уйнап туйгач, көчегемә
Мин оя ясап бирдем.
Һәр көнне мине урамда
Мәктәптән каршы ала.
Озатканда, иртә белән,
Койрыгын селтәп кала.
Рәмзис Сабитов,
6нчы сыйныф укучысы
Әтиемә булыштым
Әтигә булышырга дип,
Чыктым бүген урамга.
Кердем мин гараж эченә,
Калайларны буярга.
Алдым кулыма пумала,
Буярга буяу белән.
Тамызмас өчен өстемә,
Алъяпкыч кирәк, беләм.
Куйдым кояшка кибәргә,
Басып торам мин карап.
Кинәт көчле җил исте дә,
Калаем булды харап!
Борын салып һич тормадым,
Утыраммы соң елап!?
Кире гаражыма кереп,
Калайны куйдым буяп!
Акбай
Минем этем ап-ак үзе,
Тик борыны чем-кара.
Мәчеләргә һич тә тими,
Һәрчак ярдәмгә бара.
Песиләр белән бик дус ул,
Алар бергә йоклыйлар.
Йокылары туйганнан соң,
Рәхәтләнеп уйныйлар.
Ап-ак булганга күрә дә,
Исеме аның Акбай.
Шундый тәртипле маэмай ул,
Бик матур шаян малай.
Әмир Фәтхетдинов,
6нчы сыйныф укучысы
Мәчет
Авылыбызга ямен биреп,
Зур мәчет балкып тора.
Сандугачлар да оясын
Мәчет янында кора.
Тәртипкә өнди ул безне,
Белемгә дә өйрәтә.
Гарәп хәрефләре аша
Изгелеккә ияртә.
Мин дә йөрим ул мәчеткә,
Күңелемә нур тула.
Мәчеткә йөрегән бала
Бәхет-тәүфыйклы була.
Шатлык
Менә яз да килеп җитте,
Ямьләнә бар табигать.
Шау-гөр килә бала-чага,
Язын аларга рәхәт.
Кошлар кайта сагынышып,
Үз туган якларына.
Кайткан сыман балалары
Әниләре янына.
Кыр-басулар яңгырап тора,
Тракторлар эшли анда.
Дөнья шатлыкка күмелә –
Ямьле җәй көтә алда.
Салават Сөнгатов,
6нчы сыйныф укучысы
Яз җитте!
Бураннар китте,
Ямьле яз җитте,
Салкыннарны җиңеп,
Яз үзенекен итте.
Төркем-төркем булып,
Тиздән кошлар кайтыр.
Кар астыннан умырзая
Ап-ак чәчәк атыр.
Уяныр бар табигать,
Явыр ләйсән яңгыр.
Матур җылы көннәр
Безне каршы алыр!
Эштән һич тә курыкмыйм
Менә мин дә зур үстем,
Әтине куып җиттем.
Әтиемә булышам:
Мал-туарны карашам.
Тракторны да кабызам,
Төйим дә печән-салам,
Тизрәк үссеннәр бозаулар,
Аларга азык салам.
Тиресен дә түгәм мин,
Сыерларны эчерәм.
Кирәк икән, йорт-җир өчен,
Мин таулар да күчерәм!
Эш гаять күп авылда,
Әйтерсез сез: «Авыр ла!»
Яратам шул мал-туарны,
Шуңа калам авылда!
Эмиль Мәхмүтов,
6нчы сыйныф укучысы
Гөлләрем
Аллы-гөлле гөлләрем
Тәрәз төбем бизиләр.
Бүлмәмдә җылы һәм якты,
Салкыннарны сизмиләр.
Көн дә сулар сибәм үзем,
Төпләрен дә йомшартам.
Сыйпый-сыйпый сөйләшәмен
Гөлләремне яратам!
Әбиемнең гөлләре шул:
Тамчы гөлләр, яраннар.
Каршыбыздан узучылар
Гел сакланып калалар.
Әбиемнән өйрәнәм мин
Гөлләрне иркәләргә,
Шау чәчәктә булсын өчен,
Ашлама биргәләргә.
Уңган кызлар гына бары
Үстерә матур гөлләр.
Матур гөлләр күбрәк үссен – Ямьлерәк була көннәр.
Яз
Мин елмаям, күктә кояш көлә,
Тамчы тама кыектан.
Ташу ага, көннәр аяз,
Язлар җитә кабаттан.
Агачлар да яшелләнә,
Кошлар кайта чит-ят яклардан.
Бөтен халык көтә яз җитүен,
Язлар җитә туган якларга!
Ландыш Хәмидуллина, 6нчы сыйныф укучысы
Язга мәдхия
Кояш яктырак яна,
Сулар челтерәп ага.
Көннәр җылы, тамчы тама,
Кышлар еракта кала.
Ташу таша тау астында,
Кошлар сайрый урманда.
Дөнья уянган шикелле,
Шундый рәхәт урамда!
Болыннар яшелләнә,
Агачлар яфрак яра.
Көннәр озын, төннәр кыска –
Вакыт шул җәйгә бара.
Ирина апабыз
Ирина апаны яратабыз,
Белемле ул, сөйкемле.
Ак күңелле, үзе усал,
Бите кояш шикелле.
Матур киенә үзе дә,
Безне шуңа өйрәтә.
Телефонны зыянлы ди,
Ул бит дөресен әйтә!
Җидебез дә җиде төрле,
Җидебез дә шук, шаян.
Шуклыкларны бик тиз сизә –
Белә икән ул каян!?
Орыша да, шаярта да,
Уйный ул безнең белән.
«Бәхет төбе – тәрбия», – ди,
Бик дөрес сүзләр, беләм!
Песием-песикәем
Минем песием Йомшак
Бик уйнарга ярата.
Мин дә аны яратам,
Сөеп-сыйпап ашатам.
Ул үзе бик хәйләкәр,
Тычканны тота бик тиз.
Тәртипле дә, акыллы ул,
Үзе шук һәм бик җитез.
Минем мәктәптән кайтканны
Ул бик сагынып көтә.
Минем кочагымда эреп,
Тәмләп йокыга китә.
Алсинә Мөсабирова,
6нчы сыйныф укучысы
Кыю булырмын!
9 Май – Җиңү көне,
Бәйрәмнәрнең бәйрәме.
Баш иябез батырлыкка,
Кулда чәчәк бәйләме.
Булмасын инде сугышлар!
Илдә булсын тынычлык!
Күрмәсен иде балалар
Шартлаулар һәм бомбалар.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Бабамнар булган корбан.
Илгә куркыныч янаса,
Мин дә һич куркып тормам!
Инсаф Ибраһимов, 6нчы сыйныф укучысы
Мин тынычлык яклы!
Күкләр аяз, якты булсын
Дөньялар булсын тыныч;
Туплар шартламасын һич тә – «Сугыш» сүзе куркыныч.
Бакчаларда гөл-чәчәкләр,
Күкләрдә күгәрченнәр
Күрмәсеннәр кан коюны,
Бик тыныч яшәсеннәр!
Чирәмнәрнең яшел төсе
Кара төскә кермәсен!
Кып-кызыл тәмле җиләкләр
Башын аска имәсен!
Күңелләрдә шатлык җыры,
Яшәү җыры яңгырасын!
Җир шарында тыныч булсын,
Бер сугыш та булмасын!
Кояш балкысын биектә,
Нурларын сибә-сибә.
Күңелләрдән сөю күчсен
Илгә, гаилә, өйгә!
Күктәге могҗиза
Төн җиткәч, күк йөзе
Үзе бер могҗиза –
Миллион йолдыз арасыннан
Киек каз юлы уза.
Йолдызлар серләшкәндә,
Айга гына ямансу...
Шушы сихри тынлыкта
Күңелгә бераз моңсу...
Гаиләбез
Әниемне бик яратам,
Без бит икәү сердәшләр.
Яратам әтиемне дә –
Икәү дус без, иптәшләр.
Әтием белән әнием
Бер-берсенә бик кирәк.
Тату, бәхетле булсыннар,
Үскәч, булырбыз терәк.
Күңелсезлекләр килмәсен,
Тормыш булсын түгәрәк.
Саулык-сәламәтлек белән
Яшик җирдә бергәләп!
Диләрә Хәсәнова, 7нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев