Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь гаиләгә торак мәсьәләсен хәл итәргә булыштылар

Чувашовлар гаиләсе торак шартларын яхшыртуга 1 миллион сумга якын акча алды.

Муниципалитетта Чувашовлар гаиләсе өчен күптән көтелгән, шатлыклы вакыйга булды. Аларга дәүләт ярдәме алу өчен сертификат тапшырылды.

Наталья һәм Станислав Чувашовлар 2015 елда өйләнешкәннәр, аларның балалары үсеп килә.

– Торак мәсьәләсен хәл итү өчен башта башка программа буенча чиратта тордык, әмма анда шартлар үзгәрде. Без Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына күчәргә булдык. Кирәкле документлар җыйдык, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылдык. Безгә өч елга якын көтәргә туры килде. Бу вакыт эчендә без ипотекага фатир алдык. Хәзер акчаны аны түләүгә тотачакбыз. Субсидия алучылар арасында булуыбызга без бик шат. Бу безнең өчен саллы ярдәм, – дип уртаклаштылар ирле-хатынлы Чувашовлар.

Гаиләгә 1 миллион сумга якын суммага сертификатны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов тапшырды.

– Гаилә институты дәүләт өчен бик мөһим. Яшь гаиләләр Чистай кебек шәһәрләр өчен әһәмиятле роль уйныйлар. Алар яхшы тормыш эзләп моннан китү турында уйламасыннар, ә туган шәһәрләрендә калып, яшәүләрен һәм эшләүләрен дәвам итсәләр иде. Шуңа күрә яшь гаиләләргә ярдәм итү программалары бик кирәк. Мәсәлән, балалы гаиләләргә торак сатып алу өчен 3 миллион сумга якын акча кирәк, шуның 1 миллионын дәүләттән алу, чыннан да, яхшы ярдәм, – дип билгеләп үтте Эдуард Хәсәнов.

Бүгенге көндә Чистай районында «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча субсидия алу өчен 11 гаилә чиратта тора.

– Бу программа буенча ярдәм яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан алып барыла. Анда 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр катнаша ала. Болар балалары булмаган һәм булган тулы гаиләләр дә, шулай ук әти яки әни белән бала да булырга мөмкин. Әгәр гаилә баласыз булса, субсидия торак бәясенең – 30 проценты күләмендә, гаиләдә балалар булса, бәянең 35 проценты күләмендә бүлеп бирелә, – дип сөйләде торак сәясәте бүлеге башлыгы Халидә Нуруллина.

 

Сүз уңаенда

Торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме алырга теләгән яшь гаиләләр торак сәясәте бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: К.Маркс ур., 46, 17нче,19нчы бүлмәләр, чәршәмбе – 13тән 17 сәгатькә кадәр, җомга – 8дән 12 сәгатькә кадәр. Тел. 8(84342) 5-02-68.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев