Яшь буынга рухи мирасыбызны барларга ярдәм итә
Безнең, авыл балаларының күңелендә туган авылыбыз иң кадерле, иң якын, иң җылы бер сыену урыны булып яши һәм яшәячәк.
Туган авылыбыз газизләребез: әни-әтиебез, әби-бабаларыбыз рухын кадерләп саклый. Алар бер-берсенә күзгә күренми торган, әмма мәңгегә өзелмәс җепләр белән бәйләнгән. Шушы күренмәс җепләрне йөрәкләргә бәйләп, туган авылда, туган нигездә, әни-әти кочагында үткән иң бәхетле мизгелләрне сагына-сагына, самими күренмәс җепләрне йөрәкнең иң яшерен кылларында саклый-саклый, гомер кичерәбез...
Язучы Фидаил Мәҗитовның «Кызыл Ялан авылы тарихы» китабын кулыма алгач, шушы рәхәт тә, сагышлы да хатирәләр дулкынына чумдым. Әлеге китап быел җәен дөнья күрде. Буяу исе дә кибеп өлгермәгән саллы бу китапның тышкы рәсеме үк күңелгә рәхәтлек өсти. Ашыга-ашыга битләрен актарам. Туган авылым булмаса да, таныш йөзләр, якын кешеләр байтак икән. Әлеге китапта минем язмама да урын тапканнар рәхмәт төшкерләре. Журналист булып эшләү дәверендә Кызыл Ялан авылы халкы белән шактый аралашырга туры килде. Тырыш, уңган-булган, киң холыклы кешеләр яши биредә. Замана белән бергә атлыйлар, игелекле гамәлләре белән күңелләргә яктылык өстәп торалар. Китап эчендә аларны янә очратып сабыйдай сөендем. Тарихи фотографияләр белән баетылган язмалар авылның яшәешен бик ачык гәүдәләндерә. Ә гомумән алганда, китапта Кызыл Яланның тарихы бәян ителә. Борынгы авыл булмаса да, аның телгә алып сөйләрдәй нәрсәләре күп җыелган икән! Барысын да бу язмада ачып салып булмый билгеле, аңа урыныбыз да, вакытыбыз да җитмәс иде. Китапның язмышы, аның эчтәлеге белән танышырга теләүчеләр, һичшиксез, җаен табачак лар. Әлеге авыл белән бәйле булган һәр кеше китапны үз кулларына тотып рәхәтләнеп укыр иншАллаһ.
...Тәкъдир итү 15 октябрьдә Кызыл Ялан мәчетендә башланды. Сүзне Чис тай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт китап турында матур сүзләр, дога кылудан башлады. Китапның сыйфатлы, дәрәҗәле дә булуын раслады. Аннан соң Әнвәр, Әхәт Хафизовлар җомгага җыелган дин кардәшләре, авыл аксакалларына тантаналы рәвештә китапларны бүләк иттеләр. Мөхәммәт хәзрәт җомга намазын алып барды. Шуннан соң тәкъдир итү шәһәребезнең Ислам үзәгендә дәвам итте. Аны оештыручылар, китапны чыгаручылар бу минутларда аеруча зур дулкынлану кичерделәр...Шулай булмый мөмкин дә түгел, әйтүе генә җиңел ул, ә аның артында күпме эзләнүләр, күпме очрашулар, күпме йокысыз төннәр ята. Хәер, эшнең нәтиҗәсе күренгәч, барысы да онытыла анысы. Миңа калса, бу китапны да кулларына алгач, аны әзерләүчеләр шундый шатлык хисләре кичергәннәрдер. Китапны язуда башлап, туган авыллары өчен җан атып йөрүче Әнвәр һәм Әхәт Хафизовлар исә аны әзерләүдә ярдәм иткән авыл халкына, аксакалларга, китап авторы Фидаил Мәҗитовка, архив хезмәткәрләренә, химаячеләргә олы рәхмәтләрен юлладылар.Чыннан да, юкка гына бердәмлектә – көч димәгәннәр! Мондый зур күләмле хезмәтне дә бер-ике кеше генә башкарып чыга алмавы көн кебек ачык...
Китап авторы, язучы Фидаил Мәҗи тов үзе дә нәкъ шундый фикердә.
– Мәгълүмат туплау берничә ел дәвам итте. Без авыл халкы, шулай ук шунда туып-үсеп башка җирләрдә гомер итүче кешеләр белән дә әңгәмәләр үткәрдек. Бу китап яланлыларның үз ватаннарына мәхәббәтен янә бер кат раслый. Китап авыл тарихын сакларга һәм киләчәк буынга бетмәс мирас итеп калдырырга ярдәм итәчәк.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин да тәкъдим итү кичәсендә үзенең уй-теләкләрен җиткерде.
– Авыл халкы һәрчак бердәм булды. Төрле хуҗалык эшләрендәме, өй салудамы – нинди генә эшкә алынсалар да, туган-тумача, күршеләр бар авырлыкны бергә күтәрделәр. Бу очракта да нәкъ шулай. Барысы да бергәләп, бер максатка омтылганга нәкъ шундый эчтәлекле, авыл тарихын тирәннән ачып бирүче китап дөнья күрде, – диде ул.
... Акрын гына китапның бит ләрен актарам... Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямовның сәламләү сүзендә түбәндәге юллар күңелемә аеруча хуш килде. «Милләт булып сакланып калу өчен бүген Ватаныбыз тарихын белү генә җитми, үзеңнең туган төбәгеңне, үзеңә кагылышлы тарихны өйрәнү дә кирәк. Безнең төрки-татар бабаларыбыз «Җиде бабаңны бел» дип юкка гына әйтмәгән бит. Шөкер, хәзер авыллар тарихы белән кызыксыну артты. Кызыл Ялан тарихы нәкъ менә шуның матур үрнәге ул», – дип яза ул үзенең сәламләү сүзендә. Бик дөрес сүзләр. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дип белмичә әйтмәгәннәр ләбаса!
Сүз дә юк, нәшер итүчеләр искәртеп үткәнчә, әлеге китап төбәк һәм авыллар тарихын өйрәнүчеләргә, буыннар чылбырын барлаучыларга документаль чыганак булып та хезмәт итә алачак. Ә миңа калса, иң кыйммәтлесе – яшь буын яланлыларны үз тарихын, үз нигезен, үз авылын, әби-бабаларын, нәсел-нәсәбен барлап, аларны кадерләп, асыл кыйммәтләрен саклап торырга өндәп торачак. Өлкән буынның үз кыйбласын инде югалт маячагына иманыбыз камил, ә менә яшь буынга үз кыйблаларын табып, өлкәннәрдән үрнәк алып, аларның юлын дәвам итүдә әлеге китап бәһасез рухи мирас булыр иншАллаһ.
Бисмилләһир-рахмәнир- рахим.
Әссәламәгаләйкүм вә рахмә туллаһи вә бәрәкәтүһү.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Газиз милләттәшләрем!
Кызыл Ялан авылы тарихына багышланган бу китап туган ягыгыз елъязмасында якты һәм күркәм эз калдырсын һәм үсеп килүче буын алдында аның чал битләрен ачып салып,аларга шушы рухи мирасны тапшырырга ярдәм итсен, дип телим.
– Адәм баласы шулай яратылган: без тәүге адымнар ясаган, тел ачылган җир-йортны сагынабыз, аның мәчетен, мәктәбен, табигатен, халкын, һәр тыкрыгын, гадәтләрен якын итәбез, аның белән бәйле хатирәләрне йөрәгебездә саклыйбыз... Шушы күркәм хисләрен безгә туган як бүләк итә. «Ватанга мәхәббәт тә иманнан килә» дигән Пәйгамбәребез. Хак сүзләр! – дип яза «Кызыл Ялан авылы тарихы» китабында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев