Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь блогерлар берләшмәсенә – ике ел

21 май көнне шәһәрнең тарих музеенда «#blogchistopol» балалар һәм яшьләрнең иҗади берләшмәсе икенче туган көнен билгеләп үтте.

Бәйрәмгә яшь блогерларның иҗатына битараф булмаган төрле яшьтәге кешеләр җыелды. Мактаулы кунаклар арасында «Вектор» РКсенең генераль директоры Виктор Классен, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Марина Парфенова, Тимирясов исемендәге КИУның Чистай филиалы директоры Динара Җәләлова, 2нче лицей директоры Руслан Зелинский һәм башкалар бар иде.

Иҗади берләшмәдә катнашучылар кунаклар игътибарына туган шәһәрләре урамнарында соңгы елларда үзләре төшергән открытка-фотография коллекцияләрен тәкъдим иттеләр. Аларда борынгы биналарны, чиркәүләрне, мәчетләрне, Чулман буенда кояш баюын, шәһәрнең тын урамнарын, искиткеч гүзәл табигатебезнең иң кечкенә төсмерләрен дә күрергә мөмкин иде.

Бу кичәдә җылы котлау сүзләре, бүләкләр һәм чәчәкләр дә күп булды. Тамашачылар открыткалар коллекциясен югары бәяләделәр. Җыелучылар арасында викторина үткәрделәр, аннан берничә кеше бүләкләр: открыткалар, фотосессиягә сертификатлар һәм картина белән киттеләр. Тәкъдир итү берләшмәдә катнашучыларның, КАИ-КНИТУ филиалы студентларының, шәһәрнең яшь талантларының иҗади номерлары белән үрелеп барды.

Яшь блогерлар командасы музей хезмәткәрләренә һәм әлеге чараны оештыруда үзләреннән өлеш керткән һәр кешегә ихлас күңелдән рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев