Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь армиячеләрне авырлыклар куркытмый

«Яшь армияче» лагере быел сигезенче тапкыр ачылды

Дөрес, беренче елларда ул «Яшь десантчы» дип атала иде. Бу вакыт эчендә лагерь өч тапкыр дислокация урынын үзгәртте, быел исә беренче тапкыр җирле мәктәп территориясендә Кызыл Яр авылында урнашты. Без лагерьга беренче сменаның соңгы көнендә бардык. Мәйданчыкларның берсендә хушлашу программасы әзер­лиләр, хореографик номерларны кабатлыйлар иде.     

Яшьләр – илебезнең киләчәге һәм аның нинди булачагы нәкъ  менә аларга бәйле. Ел саен әлеге көнне бәйрәм итү Чистайда киң колач белән үтә. Бу юлы ул 24 июньдә Скарятинский бакчасында булды.
Аны оештыручылар кызыклы программа әзерләделәр. Паркта төрле юнәлешләр буенча тематик мәйданчыклар эшләде, анда һәркем актив катнаша алды.
Сәламләү һәм котлау сүзләре белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов чыгыш ясады.
– Безгә ничә яшь булуы мөһим түгел, күңелебез белән без һәрва­кыт яшь, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы.  – Яшь чактагы кебек үк без тормышыбызның уңышлы булуын телибез, килә­чәккә планнар корабыз, үсәбез. Бүгенге көндә Чистайда 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге 16 мең кеше яши. Аларның барысына да иминлек, яңа үрләр яулауларын телисем килә.
Гадәттәгечә, бәйрәм кичәсе яшьләр сәясәтенең иң яхшы белгечләрен һәм актив студентларны бүләкләү белән дәвам итте. Алар яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова кулыннан бүләкләр алдылар.
– Сез тыныч вакытта, менә дигән илдә яшисез. Сез – патриотлар, бернигә дә карамастан, үз илегезне яратасыз. Сез аны барлык дәрәҗәләрдә, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә данлыйсыз. Авырлыклар һәм киртәләр сезне куркытмый. Сез үз алдыгызга максатлар куясыз һәм тырышлыгыгыз белән аларга ирешәсез. Иманым камил, сезнең күбегез безгә яңа проектлар һәм идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, чөнки нәкъ менә сезгә безнең муниципаль районыбызны төзергә һәм үстерергә туры киләчәк, - дип билгеләп үтте Ольга Вадимовна.
Бу кичне үзләренең иҗади номерлары белән «Студент язы» фестивале җиңүчеләре, «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале дипломантлары, шулай ук «Solo» җыр проектында катнашучылар сөендерделәр. Ә «Волга-Волга» җыр-инструменталь ансамбле программаның кунагы булды, ул үзенең дәртле җырлары һәм биюләре белән аудиторияне кыздырды.
Бәйрәм программасы дискотека һәм күбек кичәсе белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай