Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярты гасыр тату гомер кичерәләр

Никахлашу cараенда озак еллар бергә гомер иткән юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Алтын туй белән котлауларны Татар Баганалысы авылында яшәүче Гыйззәтуллиннар гаиләсе кабул итте.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аларны ир һәм хатын дип игълан иткән көнне искә төшерделәр. Мендельсон маршы көенә Шәүкәт Миңлеһади улы һәм Мәрзия Набиулла кызы никахлашу залына керделәр. Алар үзләренең якыннары һәм туганнары алдында бер-берсенә тугры булырга ант бирделәр һәм юбилярларның истәлекле китабына кул куйдылар.

Гыйззәтуллиннарны тормышларындагы аеруча истә лек ле дата белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова, Татар Баганалысы авыл җир леге башлыгы Рәфис Җаббаров котладылар. Алар юбилярларга җылы теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алтын юбилярларның балалары һәм оныклары, якын туганнары исеменнән котлау сүзләре аеруча дулкынландыргыч яңгырады.

– Кадерле әти-әниебез, сезне бу матур дата белән котлыйбыз. Без сезгә барысы өчен дә чиксез рәхмәтлебез. Сезнең әле тагын озак еллар бергә матур, тату яшәвегезне телибез, – дип мөрәҗәгать итте олы уллары Илдар Гыйззәтуллин.

Шәүкәт Миңлеһади улы һәм Мәрзия Нәбиулла кызының олы киленнәре дә үзенең хатирәләре белән уртаклашты.

– 28 ел элек мин сезнең йортка килен булып төштем. Шушы еллар дәверендә сездән беркайчан да авыр сүзләр ишетмәдем, сез мине үз кызыгыздай якын күрдегез һәм хәзер дә шулай. Мине, яшь һәм тәҗрибәсез кызны, әни күп нәрсәгә өйрәтте. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Без үзебез дә каенана һәм каената булдык, сез безнең өчен үрнәк, без сезнең кебек булырга тырышабыз. Барысы өчен дә сезгә рәхмәтлебез, озак яшәгез һәм барыбызны да сөендереп торыгыз, – дип уртак лашты Алсу Гыйззәтуллина.

Балалары шулай ук әти-әниләренең алар өчен ныклы гаилә генә түгел, ә хезмәт сөючәнлек үрнәге булып торуларын билгеләп үттеләр. Шәүкәт абый һәм Мәрзия апа – авыл хезмәтчәннәре, аларның гомуми хезмәт стажы 80 ел тәшкил итә. Алар гомер буе туган җирләрендә лаеклы эшләгәннәр.

Шәүкәт Миңлеһади улы 1942 елда Татар Баганалысы авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Барлык сугыш чоры балалары кебек үк, Шәүкәт Гыйззәтуллин да авырлыклар турында ишетеп кенә белми. Аның олы апасы фани дөньядан япь-яшь килеш киткән, ә әтисе яу кырында ятып калган. Барлык тормыш сынаулары әнисенең җилкәсенә төшкән. Балалар әниләренә хәлләреннән килгәнчә ярдәм иткәннәр, һәр эштә булышырга тырышканнар.

7 сыйныфны тәмамлаганнан соң Шәүкәт абый колхозда эшли башлый. Газчы, тракторчы, механик, ферма мөдире була.

Мәрзия апа да, ире кебек үк, гаиләдә өченче бала булып, 1950 елда Мөслим авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән үк хезмәт сөючән булган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, сөт заводында эшләгән. Нәкъ менә шул вакытта, 1969 елда аларның ихлас мәхәббәт тарихы башланган.

– Беренче тапкыр без Мөс лимдә очраштык. Ул заводта сөт кабул итә иде. Мине сыйларга вәгъдә итте, мин сүзләренә ышандым, – ди шаяртып Шәүкәт Миңлеһади улы. – Дөресен генә әйткәндә, күпләр арасында нәкъ менә ул күңелемә хуш килде һәм мин аның белән язмышымны бәйләргә әзер булуымны аңладым.

– Без ел ярым очраштык, клубта күрешә идек, ул мине озата кайта иде. Аннары абыйлары белән кулымны сорарга килделәр, чөнки әтисе исән түгел иде инде. Әти-әни белән бергә туй вакытын билгеләдек һәм без авыл Советында язылыштык, – дип сөйләде Мәрзия Нәбиулла кызы.

Яңа гаилә шулай туа. Бер-бер артлы өч уллары дөньяга килә. Алар кайгыда да, шатлыкта да гел бергә, тормыш юлыннан кулга-кул тотынып баралар.

– Нык гаилә коруыгызның сере нәрсәдә?

– Тормышта төрле хәлләр була: шатлык та, кайгы-хәсрәт тә. Якын кешеләр ярдәменнән башка яшәп булмый. Шуңа күрә бер-береңне хөрмәт итәргә һәм кадерләргә кирәк, – дип ассызыкладылар ирле-хатынлы Гыйззәтуллиннар.

Аларның өч улы да лаек лы кешеләр булып үскәннәр, тормышта үз урыннарын тапканнар, гаилә корганнар һәм эшләрендә уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр. Бүгенге көндә Шәүкәт Миңле һади улының һәм Мәрзия Нәбиулла кызының 6 оныгы һәм оныкчыгы бар, алар әби-бабаларына кадер-хөрмәт күрсәтәләр, аларны кайгыртып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев