Ярты гасыр бергә
Узып баручы ел Кәлимуллиннар өчен «алтын» ел булды.
Гөлфирә Хафиз кызы һәм Гомәр Хәбибулла улы үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар бер-берсенә булган хисләрен еллар дәвамында саклап кына калмыйча, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен, ихтирамнарын, ышанычларын һәм тугрылыкларын ныгыта да барганнар.
Ирле-хатынлы Кәлимул линнар үзләренең алтын туйларын 18 декабрьдә билгеләп үттеләр. Нәкъ менә шушы көнне яп-яшь Гомәр белән Гөлфирә гаилә корып җибәрәләр, шушы көннән бирле алар гел бергә. Алар ике бала: кыз белән ул үстергәннәр. Хәзер инде кайгыртучан әби белән бабайның өч оныклары бар.
Шулай озак бергә яшәүнең серләрен белергә теләп, без Кәлимуллиннар гаиләсенә юл тоттык. Безне ишек төбендә Гөлфирә апа, ачык йөз белән каршы алды.
– Түрдән узыгыз, без кунак ларга һәрвакыт шат! – дип елмайды ул. Бирегә килеп керүгә үк мин аерым җылылык, рәхәтлек сиздем. Сүзебез дә үзеннән-үзе бәйләнеп китте. «Алтын» юбилярлар шатланып яшьлекләрен, беренче тапкыр танышуларын, туй көннәрен искә төшерделәр, фотографияләр күрсәттеләр.
– Гомәр белән без аның икетуганының туган көнен бәйрәм иткәндә таныштык. Ә мине туган көнгә туган көн үткәрүченең әнисе үзе чакырды, – дип сөйли Гөлфирә апа. – Бер караштан гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, әмма кичә дәвамында күз карашларыбыз берничә тапкыр очрашты. Аннары без шактый очрашмадык, ә менә ике елдан соң безне язмыш янә очраштырды. Озак уйлап та тормыйча без өйләнешергә уйладык. 1970 елның ноябрендә ЗАГС ка га ри за бирдек, ә декабрьдә туй ясадык.
Бер елдан соң Гөлсинә исемле кызлары дөньяга килә. Өч елдан соң исә уллары Фәрит туа. Беренче елларда яшьләр әти- әниләре йортында яшиләр. Ә 1974 елда үзләренең гаилә оясын төзиләр – йорт салып чыгалар һәм бүгенгә хәтле шунда гомер кичерәләр.
– Мин юлымда Гомәр очраганга, алар гаиләсенә эләгүемә бик рәхмәтле, үземне бәхетле кеше дип саныйм. Шуңа күрә ярты гасыр сизелми дә үтеп киткәндер. Төрле вакытлар булды, әмма шатлыкларны да, бочу-мәшәкатьләрне дә бергә үткәрдек, гел янәшә булдык, – дип сөйли Гөлфирә апа.
Гомәр абый исә аз сүзле булып чыкты, елмаеп, башын кага-кага яраткан хатынының һәр сүзен җөпләп барды. Ярты гасыр яшәү дәверендә алар бер- берсен күз карашларыннан ук аңларга өйрәнгәннәр инде.
– Сезнең гаилә бәхете гезнең сере нидә? – дип кызыксынам әңгәмәдәшләремнән.
– Бер-береңне аңлауда, ихтирам итүдә, кичерә белүдә, тыңлауда һәм үз яртыңны ишетә белүдә, – дип бер үк вакытта диярлек бер төсле җавап бирделәр юбилярлар һәм елмаеп, җылы итеп бер-берсенә карашып куйдылар. Балаларына да шушы сыйфатларны сеңдергәннәр, алар өчен исә алар үрнәк, горурлык булып торалар.
Ирле-хатынлы Кәлимул линнар күптән инде лаеклы ялда. Аларның күпеллык хезмәт стажлары бар. Гөлфирә Хафиз кызы кырык елга якын сәгать заводы цехларының берсендә намуслы хезмәт итә, бер үк вакытта ул җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнә. Ә Гомәр Хәбибулла улы юллар төзүче ремонт-төзү идарәсендә прораб булып эшли.
– Без һәрвакыт эштә идек, шуңа ачуланышырга да вакытыбыз булмагандыр. Менә сезгә гаилә бәхетенең бер сере, – дип көлә Гөлфирә апа. – Әле бит бакчада да эшләдек, терлек тә асрадык, ни гаҗәп, арыганыбызны хәтерләмим. Эшләрне барыбыз бергә эшли идек, балаларны да яшьтән үк хезмәткә өйрәттек.
Кәлимуллиннарның хәзер дә бакчалары бар. Җәен алар күп вакытларын анда үткәрәләр, төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерәләр. Ә кышкы кичләрдә рәхәтләнеп телевизор карарга,газета-журналлар укырга яраталар. Еш кына җитәкләшеп саф һавада йөриләр, кунакка баралар. Ә ял көннәрендә Кәлимуллиннар барысы да алар өендә җыелалар, балалары, оныклары килә, башка туганнар да эзне суытмый. Гомәр абый мунча яга, ә Гөлфирә апа тәмле сыйларын әзерли.
Рәхәтләнеп сөйләшә-сөйлә шә мин вакыт үткәнен дә сизми калдым. Аралашкан саен бер нәрсәне күбрәк аңладым: шушы 50 ел эчендә алар бер бөтенгә әверелгәннәр, аларны бер-берсеннән аерым күз алдына да китереп булмый.Әнә шулай бер-берсенә терәк, ышаныч булып, тормышның, гаиләнең кадерен белеп, тату, матур гомер кичерәләр. Бүгенге яшь гаиләләргә шуннан да үтемлерәк, зуррак үрнәк булу мөмкинме?
Әйтергә телибез
Гөлсинә Нуруллина, кызы:
- Хөрмәтле, кадерле әти-әнием! Әлеге истәлекле, матур бәйрәмегездә сезгә иң зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Сез үз мисалыгызда безне яратырга, тугры булырга, гаилә мөнәсәбәтләрен хөрмәт итәргә, сакларга өйрәттегез. Сезнең өегез –ул безнең өчен җылы гаилә учагы. Без , балаларыгыз һәм оныкларыгыз, гел сезгә, сезнең җылы кочагыгызга сыенабыз, шунда гына күңел тынычлыгы, рәхәтлек табабыз, бар тормыш мәшәкатьләре сезнең янда юкка чыккандай була.Шуңа күрә сезнең янда ешрак булырга тырышабыз.Безнең сөеклеләребез, сез безгә һәр яктан үрнәк, бәхетле һәм сау-сәламәт булыгыз. Төрле бочулар, кайгы-хәсрәтләр сезнең йортның тәрәзәсен какмасын! Без сезне бик яратабыз, сезнең кебек булырга омтылабыз. Сезгә безне сөендереп, үзегез дә сөенеп, озын-озак тигез гомер кичерергә насыйп булсын.
Фәрит Кәлимуллин, уллары:
- Шушы ярты гасыр эчендә безнең әти-әниебезгә шатлыкларны да, авыр мизгелләрне дә кичерергә туры килгән. Алар барысын да җиңә килгәннәр, чөнки алар һәрчак бергә, бердәм булдылар. Безне дә шуңа өйрәттеләр. Алар безгә иң кыйммәтле нәрсәне- гомер бүләк иттеләр, яратып үстерделәр, һәрчак кайгыртучанлык күрсәтеп, киңәшләрен биреп тордылар. Хәзер исә безнең балаларыбызны тәрбияләүдә дә ярдәм итәләр. Мин ышанам: бер-берсен кадерләгән, бер- берсе турында кайгырткан кешеләр генә шулпай озак яши алалар. Кадерлеләребез, барысы өчен дә йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев