Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ярминкәдә азык-төлекне юньрәккә сатып алырга мөмкин

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә халык бик күп иде. Җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Узган ялларда беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ул ике мәйданчыкта: Базар урамында (югары базар янында) һәм сәгать заводы поселогында универсаль базар алдында үтте.

Җирле җитештерүчеләр: авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдинглар, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалык үз продукцияләрен сатуга чыгарды.

– Авылда эш юк, шуңа күрә күпләр үз хуҗалыкларын тота. Бүген дә ярминкәгә кош ите, сөт алып килдек. Без иткә дип мөгезле эре терлек үстерәбез. Сыер итен яңа елга хәтле үк сатып бетердек. Һәр атна саен көзге ярминкәләргә килдек. Ит продукциясен шәһәр халкы бик тиз алып бетерә. Азык бәясе үсүгә карамастан, продукциягә бәяне күтәрмәскә тырышабыз, – дип сөйли фермер Ландыш Әгълиуллина.

Ярминкәдә продукциянең киң ассортименты: сыер, сарык, кош ите, сөт продукциясе, ярма, ашлык, көндәлек азык-төлек товарлары, йомырка салучы тавыклар, хайваннар өчен азык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.

– Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр кирәккән очракта теләсә нинди продукцияне: ит, печән, ашлык, сөт тәкъдим итәргә әзерләр. Районда җитәрлек дәрәҗәдә печән, салам, сусыл азык һәм ашлык фуражы әзерләнгән иде. Бездә җитәрлек дәрәҗәдә он, шикәр, ит, бәрәңге һәм башка яшелчәләр бар дип ышаныч белән әйтә алабыз. Азык-төлексез калмаячакбыз! – дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальник урынбасары Илгизәр Нуретдинов.

Ит продукциясе аеруча зур сорау белән файдаланыла. Шәһәр халкы җирле җитештерүчеләрдән ит сатып алу өчен чиратка тезелде.

– Мондый ярминкәләр халык игътибарын җәлеп итә. Монда бәяләр кыйммәт түгел, итне дә җаның теләгәнне сайлап алырга мөмкин. Ул яңа суелган, аның сыйфатында шикләнмәскә мөмкин. Биредә каз, тавык, сыер, дуңгыз итләре бар. Шәһәр халкы өчен бу зур ярдәм, – диләр ирле-хатынлы Майоровлар.

Кызыл Яланда яшәүче Ришат Камалов авыл хуҗалыгы ярминкәсендә даими катнаша. Ул үз хуҗалыгында ит нәселле сыерлар асрый. Терлекләр өчен азыкны да үзе әзерли.

Сыер итен һәрвакыт ярминкәдә сатабыз. Терлек асрау җиңелләрдән түгел, тырышырга кирәк, шул вакытта гына барысы да булачак. Хәзер азык та арзан түгел, ягулык-майлау материалларына бәя дә артып тора. Билгеле, болар барысы да продукциянең бәясендә чагылыш таба. Безнең үзебезнең кырларыбыз бар, чәчәбез, эшкәртәбез, азыкны да үзебез әзерлибез. Алдага сезонга барлык кирәк әйберләрне сатып алдык, язгы чәчүгә әзерләнәбез, – дип эш планнары белән уртаклаша Ришат Камалов.

Сәүдә үзәкләрендә иртәдән үк халык күп иде. Биредә безнең фермерлар экологик яктан чиста шартларда, химиясез җитештергән продуктларны сатып алырга мөмкин. Кайбер продуктларга бәяләр дә кибеттәгегә караганда арзанрак. Мәсәлән, сөт супермаркетлардагыга караганда бер ярым тапкырга арзанрак, – ди Дания Шәрәфетдинова.

Исегезгә төшерәбез, мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен апрель азагына кадәр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев