«Ярдәмне сөенеп кабул итәргә әзерләр»
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай оешмасы активистларының зур шатлыгы бар – аларга яңа бина бирделәр. Бу вакыйганы алар күптән көткәннәр иде, ә аларга яңа бина бүлеп бирүләрен белгәч, өй туена әзерләнә, планнар кора һәм үз идеяләрен тормышка ашыру турында уйлый башлаганнар.
– Миңа кадәр инвалидлар җәмгыяте рәисе булып эшләгән Валентина Хөснетдинова җәмгыятьнең башка әгъзалары белән берлектә озак вакыт яңа бина бүлеп бирүне сорадылар. Ниһаять, безгә аны бирделәр, без моңа чиксез шатбыз. Шәһәр хакимиятенә шәһәр үзәгендәге барлык коммуникацияләре булган иркен, якты, җылы бина өчен зур рәхмәт. Өстәвенә, хәзер безнең урамда үз территориябез бар, җәй көне без үз чараларыбызны шунда уздыра алабыз, – дип сөйләде Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе Елена Горбунова.
Яңа бинада рәис һәм аның ярдәмчесе, бухгалтер кабинеты, төрле түгәрәкләр эше алып барыла торган бүлмә бар.
– Моңа кадәр булганы белән чагыштырганда, бу, әлбәттә, алга китү. Әмма бина мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ихтыяҗларына тулысынча туры килсен өчен күп эшләр башкарырга кирәк. Ишекләр, бина эчендәге баскычлар коляскада хәрәкәт итүчеләр өчен уңайсызлыклар тудыра. Начар йөрүчеләр өчен култыкса урнаштыра, инвалидлар өчен яраклы санузел ясый алсак, яхшы булыр иде. Әмма иң мөһиме – эш башланды. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә алачак битараф булмаган кешеләр, иганәчеләр табылыр дип ышанасы килә, – дип уртаклашты Руслан Сафин.
– Без үз көчебез белән бинада ремонт ясыйбыз. Иганәчеләр ярдәме белән без кабинетларда линолеум җәйдек. Авыр булса да, эшлибез. Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары – актив, позитив, ярдәмчел кешеләр. Алар бирегә киләләр, сәламәтлекләре мөмкинлек биргәнче ярдәм итәләр. Әлегә бездә җитешсезлекләр җитәрлек. Әгәр безгә коляскада утыручы кеше килә икән, ул мөстәкыйль рәвештә ишек ача һәм читләрнең ярдәменнән башка бинага керә алмый. Шулай ук инвалидлар өчен уңайлы санузелны ахырына кадәр эшләп бетерә алмадык. Бәлки, кем дә булса безнең турыда ишетер һәм инвалидлар җәмгыятенә ярдәм итәргә теләк белдерер. Без мондый ярдәмне шатланып кабул итәргә әзер, – дип билгеләп үтте Елена Анатольевна.
Әмма авырлыкларга карамастан, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары төшенкелеккә бирелмиләр һәм үзләренең көчле рухлы булуларын тагын бер кат исбат итәләр. «Реверанс» бию клубы атна саен репетицияләр үткәрә, активистлар берничә бию өйрәнгән һәм сәхнәдә үз сәләтләрен күрсәтергә әзерләр. Яңа бинада берничә спорт турниры узган инде.
Сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр элеккечә үк аларның сәләтләре чиксез булуын раслыйлар. Әмма хәзер аларга читтән ярдәм кирәк. Нинди дә булса ярдәм күрсәтергә теләүчеләр инвалидлар җәмгыятенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: К.Марск ур., 17нче йорт яки 8 917 394 63 84 телефоны буенча (Елена Анатольевна). Электрон адрес: chistopol_roi@mail.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев