Яраткан шәһәрем, синең турында…
Туган шәһәребезнең юбилее якынлаша. Чистайга – 240 ел!
Һәрбер кешенең, мөгаен, күңеленә хуш килгән, кызыклы урыннары бардыр. Еш кына туган, бала чагың үткән почмак яраткан, кадерле урын булып кала. Кайбер урамнар үзгәрә, үзләренә яңадан гашыйк итә. Без шәһәрлеләрдән: «Шәһәребездә нинди урыннар сезнең өчен аеруча кадерле?» – дип кызыксындык.
Ольга Евтеева, 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе:

– Шәһәрдә иң яраткан урыным – «Татнефть-Олимп» стадионы. Стадионда төрле яшьтәге кешеләр спорт белән шөгыльләнә, йөгерә, футбол уйный, саф һава сулап җәяү һәм велосипедта йөри. Һәр ял саен диярлек без балалар белән шунда йөрибез, уңай тәэсирләр алабыз. Нәкъ менә шунда мин бәхетле балаларны һәм аларның әти-әниләрен күрә алам, биредә алар үз эшләре белән мәшгуль түгелләр.
Ольга Добронравова, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы директоры, шәһәр Советы депутаты:

– Безнең шәһәрдә уникаль Карл Либкнехт урамы бар. Мин туристларга нәкъ менә аны күрергә тәкъдим итәр идем һәм үзем анда 40 елга якын яшәгәнем өчен генә түгел. Бу урамда бик күп төрле әһәмиятле объектлар җыелган. Мәсәлән, Скарятин бакчасы – чистайлыларны үзенә тартып торган урын, су каналы – бөтен шәһәрне мөһим табигый ресурслар белән тәэмин итүче предприятие. Без кечкенә чакта бу урамны халыкта «Дүрт күз яше урамы» дип атый иделәр, чөнки биредә бала тудыру йорты, хәрби комиссариат, дәваханә һәм төрмә урнашкан, ул элек сәяси иде. Безнең йорттан ерак түгел икмәк заводы бар иде. Яңа гына мичтән чыккан икмәкнең хуш исе хәзер дә хәтеремдә. Почмакта ашханә урнашкан иде, анда без, балалар, компот эчәргә йөри идек. Шулай килеп чыкты, кияүгә чыккач та мин 10 ел Карл Либкнехт урамында, иремнең әти-әнисе йортында яшәдем. Эш тә, күңел ачу урыннары да – барысы да бик якын урнашкан иде. Мин – шушы уникаль урамда яшәргә насыйп булган чистайлы.
Анна Венидиктова, мәдәни-ял итү үзәгенең мәдәни чаралар оештыручысы:

– Шәһәрдә ял итәргә һәм көч җыярга мөмкин булган яраткан урыным «Яшьләр» бакчасы. Мин элек тә, институтта укыганда, бу паркта йөрергә ярата идем. Хәзер бирегә балаларым белән килергә яратам. Алар уйнаган арада, мин эскәмиягә утырып, китап укый алам. Шунысы яхшы, бу урын машиналардан уратып алынган. Барыннан да бигрәк шунысы күңелгә хуш килә, анда һәрвакыт саф һава, агачлар бакчаны эсседә дә көйдергеч кояштан саклап калырга ярдәм итә. Анда һәрвакыт тыныч.
Григорий Сергеев, мәктәп укучысы:

– Миңа барыннан да бигрәк Скарятин бакчасы ошый. Анда рәхәтләнеп йөрергә һәм күңел ачарга була. Биредә яңа балалар мәйданчыклары, автодром, карусельләр барлыкка килде. Күптән түгел мин хәрби техника белән кызыксына башладым. Паркта моның өчен махсус мәйданчык булдырылган. Т-80 танкы – шәп. Ике ел элек аны беренче тапкыр якыннан күрдем. Фонтан урнаштырулары да ошый, аның янәшәсендә басып торырга яратам, эсселектән коткара. Скарятин бакчасында мин мәктәптән соң ял итәм, ә «Татнефть-Олимп» стадионында спорт белән шөгыльләнәм.
Анфиса Захарова, яшәү урыны буенча «Выбор» яшьләр (яшүсмерләр) клубы мөдире:

– Мин Текә Тау поселогында туганмын һәм шунда озак еллар яшәдем. Табигать анда гаҗәеп матур, балачакта күп вакытны урамда үткәрә идек. Матур киңлекләр ачылган элеватор артындагы тау бите барлык фотографларның яраткан урынына әверелде. Без еш кына анда дуслар белән пикникларга җыела, спорт уеннары уйный һәм вакытны бергә күңелле үткәрә идек. Анда әле дә мәһабәт имән үсеп утыра, без аны үзара «Мәхәббәт имәне» дип атый идек, чөнки анда бер-берсенә гашыйк парлар җыела һәм табигать күренешләре белән хозурлана. Ерактагы шәһәр утлары күренгән әлеге алан минем йөрәгемдә эз калдырды. Бу урында эскәмия тора һәм шуннан төнге шәһәр күренешләре белән хозурлану рәхәт. Шулай ук иң кызыклы урын – клуб. Анда җирле яшьләрдән кала, шәһәрдән дә яшьләр килә иде. Кышын бик матур урман безнең яраткан урыныбыз булды, анда без хәтта зәмһәрир суыкларда да йөри идек. Текә Тау табигате елның теләсә кайсы вакытында сокландыра.
Руслан Зелинский, 2нче номерлы лицей директоры:

Чистайда минем яраткан урыннарымны гаиләм билгели. Без яши торган йорт ишегалдында балалар уен мәйданчыгы юк, хәтта якын киләчәктә дә ул, ни кызганыч, планлаштырылмаган. Шуңа күрә без кызларым белән таганнар, карусельләр һәм башка күңел ачулар булган урыннарда йөрергә яратабыз. Күптән түгел Полющенков урамындагы 8нче номерлы йорт ишегалдында ясалган балалар мәйданчыгына яратып йөрибез. Чистайда табигать бик матур, җәен балык тотарга мөмкин булган урыннарда вакыт үткәрергә тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев