Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгыннар саны арта

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында янгыннар торышы төп тема булды.

Киңәшмәне Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

– Безнең алда кешеләрне мөмкин кадәр саклау һәм яклау бурычы тора, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы. – Узган ел безнең районда янгыннарда 9 кеше һәлак булды. Моңа юл куярга ярамый. Кисәтү эшен көчәйтергә, халык белән эшләүнең яңа ысулларын табарга тырышырга кирәк.

Район территориясендә янгыннар белән бәйле хәл турында күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы Ренат Җамалетдинов сөйләде.

– Статистикага караганда, районда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны арту күзәтелә. 2021 ел башыннан бирле шәһәрдә 8 янгын була, ә район авылларында – 7. Күпчелек янгыннар мич җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү, шулай ук электротехник сәбәпләр аркасында килеп чыга, – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.

Ренат Рәфкать улы янгыннар белән хәлне тотрыклыландыру һәм кешеләрнең үлеменә юл куймау максатыннан үткәрелә торган чаралар турында да сөйләде. Авыл җирлекләрендә һәм шәһәр территориясендә торак секторда халык белән кисәтү эше алып бару өчен махсус төркемнәр булдырылган. Йортларда автоном янгын хәбәрчеләре куела. Массакүләм мәгълүмат чараларында да, социаль челтәрләрдә дә янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау актив алып барыла.

Чыгышны тәмамлап, ул автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру буенча эшне активлаштырырга кирәклеген ассызыклады.

Кече Талкыш авыл җирлеге башлыгы Григорий Федотов та янгынга каршы алып барылган эш турындагы доклад белән чыгыш ясады. Агымдагы елның беренче кварталында җирлек торак пунктларында 3 янгын килеп чыккан, аларда Урта Талкыш авылында 1 торак булмаган өч фатирлы йорт, терлекчелек йорты белән мунча һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы территориясендә ферма юк ителгән. Янгыннар чыгу сәбәпләре – мунча мичен артык кыздыру, ут төртү һәм ут белән сак эш итмәү. Бәхеткә, һәлак булучылар юк.

– Кисәтү эшен даими алып барабыз, җирлектәге буш, ташландык йортларга аерым игътибар бирәбез, ә алар авылда 26, аларга авыл депутатлары һәм күршеләр беркетелгән. 2021 елда ачыкланган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын бетерү максатыннан 20 хуҗалык, шул исәптән исерткеч эчемлекләр кулланучы затлар тикшерелә, аларга сөйләшү барышында белешмәлекләр тапшырыла. 2020 елда иганәчеләр хисабына күп балалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр йортларында 14 янгын хәбәрчесе сатып алып урнаштырылды. Безнең 5 кешедән торган ирекле янгын сүндерү командасы бар, ул янгын сүндерү техникасы белән тәэмин ителгән, – диде Григорий Федотов.

Шул ук тема буенча Совхоз-Галактионово авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Донеев та чыгыш ясады.

Янгын куркынычсызлыгы темасына фикер алышу нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән районның шәһәр һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә янгын сүндерү-кисәтү төркемнәренең эшчәнлеген активлаштырырга, беренче чиратта күп балалы гаиләләр һәм ялгыз өлкәннәр, халыкның социаль имин булмаган катламнары һәм тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы затларның яшәү урыннарында эшне оештырырга тәкъдим ителде.

Янгынга каршы су чыганакларын карап тотуга, ирекле янгын сүндерү командаларының әзерлегенә һәм торак пунктлардагы биналарга һәм корылмаларга тоткарлыксыз үтеп керүне тәэмин итүгә, шул исәптән янгын сүндерү гидрантларына, сулыкларга, су этем башняларга, биналарга һәм корылмаларга керү юлларын үз вакытында кардан чистартуга аерым игътибар бирергә киңәш ителде.

Утырышта шулай ук язгы ташуга әзерлек темасына да кагылдылар: җаваплы затларны, алда торган эш планын билгеләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев