Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак була

21 март көнне Чапаев урамындагы шәхси йортта үлем белән тәмамланган янгын була.

Ул 90 яшьлек хатын-кызның гомерен өзә. Билгеле булганча, янган йортта һәлак булган пенсионер ханымнан кала, аның кызы һәм кияве яшәгән.

– 13 сәгать 57 минутта 67нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең элемтә пунктына Чапаев урамындагы йортта янгын чыгу турында хәбәр килде. Беренче бүлекчә килеп җиткәндә йортның түбәсе һәм агач тактадан ясалган веранда яна торган була. Янгын нәтиҗәсендә 1930 елда туган хатын-кыз һәлак була. Агач йорт тулысынча янып бетә. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана, – дип сөйләде Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Гадәттән тыш хәл ләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында телгә алынган янгыннар статистикасына бу фаҗигале вакыйга кермәде, чөнки киңәшмәдән соң берничә көн үткәч булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев