Янгын чыгу куркынычы янаган чорны үтү буенча әзерлекне көчәйтергә
Узган атнада Чистайда эш сәфәре белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров булып китте.
Ул район башлыгы Дмитрий Иванов белән очрашты һәм алда торган янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек мәсьәләләре каралган киңәшмә үткәрде. Анда шулай ук Кама урманчылыгының җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов, Биләр урманчылыгының җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин, «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Фәрит Мөәминов, «Биләр урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Александр Рузанов, авыл җирлекләре белән эш алып баручы җаваплы затлар, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашты.
Урманчыларга янгын куркынычы янаган чорга әзерлек, шул исәптән урман массивларына караган биләмәләре булган кешеләр һәм милекчеләр белән эшләү турында искә төшерделәр.
– Урманнарда янгын куркынычы чорын узу буенча әзерлекне көчәйтергә кирәк. Кар катламы эрегән көннән алып, тотрыклы көзге яңгырлы һава торышы яисә кар катламы барлыкка килгәнгә кадәр, урман янындагы территориядән файдаланучы яки анда эш итүче затлар аны корыган үләннән, чүп-чардан, ауган агачлардан һәм башка янучы материаллардан 10 метрдан ким булмаган киңлектәге полосада чистартуны тәэмин итәргә, яисә урманны янгынга каршы полоса белән аерып алырга тиешләр, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Ни кызганыч, милекчеләр соңгы елларда бу чараларга азрак игътибар бирә башлады, чөнки урманчыларның янгынга каршы чаралар үткәрүен: янгынга каршы полосалар ясап, җир сөрүләрен, үлән чабуларын, чүп-чар җыюларын күрәләр. Шул ук вакытта алар киртәнең икенче зонасын үтәргә тиешлеген һәм моның өчен тулы җаваплылык тотуларын оныталар.
Очрашу барышында катнашучыларга авыл җирлекләре башлыклары, агросәнәгать комплексы вәкилләре, урман массивлары янындагы биләмәләре булган милекчеләр белән очрашулар оештырырга һәм янгынны кисәтү чаралары өчен җаваплылык турында искәртергә тәкъдим иттеләр.
Чара барышында шулай ук урманнарны торгызу, табигатьне саклау акцияләре үткәрү, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев