Ялган диплом белән хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән
Без ялган дипломны җир асты кичүендә сатып була дип ишетергә күнеккән, әмма мәкалә героебыз аны Интернетта заказ биреп алган.
Мондый законсыз сатып алу Чистайда яшәүчене хөкем ителүчеләр эскәмиясенә китергән. Суд тикшерүләре барышында аның, урта махсус белеме булмаган килеш, ветеринария фельдшеры булып эшләү өчен үз исеменә ялган диплом алуы ачыкланган.
– Хатын-кыз сатучыга телефон аша үз мәгълүматларын биргән, 12 мең сум түләгән һәм «Буа ветеринария техникумы»н тәмамлау турында ялган диплом алган. Гаепләнүче гаебен таныды, тәүбә итте һәм гаепләү карары белән килеште, – дип хәбәр итә Чистай шәһәр суды матбугат сәркатибе Регина Хөснуллина.
Шулай, хатын-кыз РФ Җина ять ләр кодексының 327нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды.
– Аңа РФ ҖКның 64нче маддәсендә каралган дәү ләт кеременә 5 мең сум күлә мендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде. Суд җәмәгать челеккә куркыныч китерүнең характерын һәм дәрәҗәсен, гаепләнүченең шәхесен, аның һәм гаиләсенең яшәү шартларын, моңа кадәр хөкем ителмәвен исәпкә алды. Шулай ук җәзаны йомшартучы шарт булып гаепне тануы, тәүбә итүе, җинаятьне ачуда һәм тикшерүдә актив катнашуы, туганнарының сәламәтлеге торышы торды, – дип хәбәр итәләр шәһәр судында.
Тикшерелгән җинаять эше мисалында түбәндәге нәтиҗәне ясарга кирәк: диплом сатып алганда, аның киләчәктә ни белән тәмамлануы турында уйланырга, чөнки югары белем турындагы ялган документ закон белән бик күп проблемалар, алга таба эшкә урнашуда авырлыклар тудырачак. Ә төп югары яки профильле белемне законлы юл белән алу һәркемнең көченнән килә, теләк кенә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев