Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәяүлеләр машина юлыннан йөрергә мәҗбүрләр

Чистайлыларның күпсанлы зарлары проблеманы хәл итәргә ярдәм итми.

Безнең редакциягә Раиса Павлихина мөрәҗәгать итте, ул җәяүлеләрнең Урицкий урамыннан имин йөри алмавыннан зарланды.
–    Берничә ел элек Урицкий урамының бер өлешендә, стоматология поликлиникасы каршында, тротуарны төзелеш мәйданчыгыннан агач түбә белән киртәләп алдылар. Төзелеш күптән тәмамланды, әмма корылма тротуарда әле дә тора. Тик аннан йөреп кенә булмый. Аяк астындагы такталар күптән черегән, күбесе сынган, ә калганнарына басарга куркасың – алар нык селкенә, аяк төшеп китәргә мөмкин. Ә бит ул шәһәрнең үзәк урамнарының берсе! Аннан кешеләр эшкә, мәктәпкә, поликлиникага йөриләр. Җәяүлеләр юл кырыеннан барырга мәҗбүрләр. Ә юл читенә еш кына машина куялар. Кешеләр, гомерләрен куркыныч астына куеп, юл уртасына диярлек чыгарга мәҗбүр булалар, – ди Раиса Николаевна. – Төзелә торган бинаның хуҗасы бардыр бит. Шул гомер эчендә агач корылманы тәртипкә китерергә ярамый идеме?! Алар җәяүлеләрне сакламыйлар, ә киресенчә, куркыныч тудыралар.
Безнең газета битләрендә әлеге проблема турында күп тапкырлар язылды. Әмма берничә ел дәвамында шәһәрлеләрдән килгән күпсанлы дәгъвалар булуына карамастан, мәсьәлә әле дә ачык булып кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев