Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якын кешеләрнең ярдәме гаять мөһим

Хәсәновлар гаиләсенең бәхетле булуының төп сере – үзара ярдәмләшеп, аңлашып яшәү, мәхәббәт һәм уртак тел таба белү.

«Агач тамыры белән, ә кеше гаиләсе белән яши», – ди халык. Гөлнара һәм Илназ Хәсәновлар бу сүзләр белән тулысынча килешәләр. Безнең материалда нәкъ менә аларның гаиләсе турында сүз бара.

Кызларын һәм улларын тәрбияләп, Хәсәновлар 20 елга якын бергә гомер итәләр. Шушы еллар дәвамында йортларында аларны кавыштырган көй агыла.

– Илназны мин күптәннән белә идем, чөнки ул җәй буе безнең авылда, әбисе янында тора иде. Аның башкаруындагы җырлар язылган кассеталарны мин сокланып тыңлый идем. Ә менә рәсми танышуыбыз Чистай ансамбле составында безгә концерт белән килгәч булды, – дип сөйли Гөлнара.

Бу 20 ел элек булса да, ул көнне гаилә башлыгы да яхшы хәтерли.

– Гөлнара миңа шунда ук ошады: матур, шаян, көләч йөзле кыз игътибарны үзенә җәлеп итте. Ул чакта мин аның үземә туры килгән кеше булуын аңладым. Күргәнегезчә, ялгышмаганмын! – ди Илназ.

Ул вакытта яшь һәм талантлы егет район Мәдәният йортында (автордан искәрмә: хәзерге – Яшьләр үзәге) көйләргә аранжировка ясаучы булып эшли, шулай ук «Наз» татар халык ансамблендә катнаша. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Илназның музыкага мәхәббәте балачакта ук барлыкка килгән. Биш яшендә әтисе белән бергә җирле һәм читтән килгән артистларның төрле концертларына йөри башлый.

– Миңа аларның ничек чыгыш ясауларын карау бик ошый иде. Миңа балачакта гармун бүләк иттеләр, аңарда уйнарга мин мөстәкыйль өйрәндем, аннары синтезатор да үзләштердем. Махсус музыкаль белемем юк. Шулай килеп чыкты, мәктәптән соң ук мин цехка эшкә урнаштым, әмма яраткан шөгылем өчен вакыт табарга тырыштым һәм үз белемемне камилләштердем. Алга таба бу мәдәният өлкәсенә эшкә урнашырга ярдәм итте, – ди гаилә башлыгы.

Өйләнешкәннән соң Хәсә нов лар Чистайда төпләнәләр. Тормыш иптәше шәфкать туташы булып эшли, ә Илназ Мәдәният йортында эш ләвен дәвам итә. Әмма 23 ел эшләгәннән соң, гаиләгә керем һәм җанга рәхәтлек бирүче яраткан эше белән, сәламәтлеге торышы буенча, хушлашырга туры килгән.

– Минем кулларым оеды, хәтта больничныйда да, мин бер кул белән уйнарга, яраткан эшемне ташламаска тырыштым. Әмма һәрвакытта да без дигәнчә булмый. 2018 елда эштән китәргә туры килде. Узган елдан бирле акрынлап тернәкләнә башладым. Моның өчен яраткан хатыныма рәхмәтлемен. Янымда ул булмаса, минем белән нәрсә булыр иде, белмим. Гөлнара миңа тормышымның авыр минутларында ярдәм итте, ул хәзер дә минем таянычым һәм ышанычым, – ди Илназ Марсель улы.

– Башкача мөмкин дә түгел, без бит гаилә, – дип өсти Гөлнара Ирек кызы. – Бәхетле гаилә тормышының төп сере менә шунда: һәрвакыт бергә булу, бер-береңә ярдәм итү, аңлашып яшәү, бер-береңне хөрмәт итү, уртак тел таба белү, ышану, ярату. Һәр гаиләдә авырлыклар була, алар чыныктыра гына, иң мөһиме – аларны җиңә белергә кирәк, – ди ул.

Музыкага мәхәббәт әтилә реннән балаларына да күчкән. Хәсәновларның кызлары Гөлфирәгә хәзер 16 яшь, ә уллары Нурисламга – 11. Икесе дә синтезаторда яхшы уйныйлар һәм җырлыйлар. Гөлфирә яраткан җырларына аранжировкалар яздыра.

– Мин балаларны бу эшкә максатчан өйрәттем дип әйтә алмыйм. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Кызым, мәсәлән, өч яшьтән үк минем музыка яздыруымны, музыка-уен коралларында уйнавымны игътибар белән күзәтә иде. Кечкенәдән үк синтезатор клавишасына бер бармак белән баса-баса, шулай өйрәнде, – дип сөйли гаилә башлыгы.

Улларында да музыкага сәләт бар, әмма әтисе әйтүенчә, яшь булу сәбәплеме, әллә теләге булмагангамы Нурислам әлегә теләп шөгыльләнми.

– Әмма апасы аны кул кушырып утыртмый, яңа башлангычларга этәрә, энесенә дәресләр һәм музыка белән ярдәм итә, алар бергәләп җырлар яздыралар, аларны башкаралар. Гөлфирә белән без «бер дулкында». Безне уртак мавыгу – музыкага мәхәббәт берләштерә, без еш кына серләребезне уртаклашабыз, яңа идеяләр турында фикер алышабыз. Мин аңарда зур потенциал күрәм. Гомумән, ул мәдәнияткә тартыла, бәлки, булачак һөнәрен дә музыка белән бәйләр, үсә төшкәч үзе сайлар, билгеле, без аның теләген хуплаячакбыз. Беләсезме, балаларымның музыкага гашыйк

 

булуларын күреп, күңелем сөенә, – ди Илназ.

– Сезнең ирегез һәм балаларыгыз музыка белән мавыгалар һәм ул, мөгаен, сезнең йортыгызда һәр көнне яңгырыйдыр. Бу сезгә авыр эш көненнән соң ял итәргә комачауламыймы? – дип Гөлнарадан кызыксынам.

– Юк, сез нәрсә! Киресен чә, миңа бик ошый! Балалары бызның әтиләренең эшен дәвам итүләре шәп бит, мин алар өчен бик шатмын. Мин үзем дә музыканы яратам һәм һәрвакыт якын кешеләремә иҗатларында ярдәм итәргә тырышам. Моны мөһим дип саныйм, – ди әниләре.

Әниләренең сүзләре кыз лары ның сүзләре белән аваздаш. Ул шулай ук яраткан әти-әнисенең ярдәменнән башка нәрсәгә дә булса ирешү авыр, дип саный.

– Әти-әнием безгә һәрвакыт ярдәм итәләр, моның өчен мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Таяныр кешеләрең булу – үзе зур бәхет. Ярдәм булганда, барысы да килеп чыга. Әти-әнием тату яшиләр, аларның үзара мөнәсәбәтләре безнең өчен нык гаилә үрнәге булып тора, аларны бик яратам, – дип сөйли Гөлфирә Хәсәнова.

Гомумән, Хәсәновлар гаиләсе белән аралашу дәвамында бер-береңә ярдәмләшеп, аңлашып яшәү кызыл җеп булып уза. Болар әлеге гаиләнең нигезендә торган чын кыйммәтләр. Шушы күркәм гаиләнең әгъзалары бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр.

– Минем өчен гаиләм – ул барысы да, – дип сүзен йомгаклады гаилә башлыгы Илназ. Быел фарфор туйларын билгеләп үтүче Хәсәновларның тату гаиләсе турындагы материалны мин дә шушы кыска, әмма тирән мәгънәле сүзләр белән тәмамлыйм.

Сүз уңаеннан

Гөлфирә һәм Нурислам Хәсәновларның чыгышларын гаиләнең социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә дә, редакциябез төркемнәрдә дә күрергә мөмкин. Алар татар, рус, кайчагында инглиз телләрендә җырлар башкаралар. Барыннан да бигрәк яшь музыкантларның күңеленә ретро-композицияләр хуш килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев