Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яхшы сүз һәркемнең күңелен җылыта

Шушы урам буенча эшкә еш йөрим. Һәрвакыт диярлек аны, өч тәрәзәле зур булмаган агач йортның капка төбендә таякка таянган яки иске эскәмиядә утырган килеш күрәм.

Ул уйчан, үз уйларына баткан, узып баручыларны я дустанә караш белән озата, я сирәк ишетелгән сәламләүләргә елмаеп җавап кайтара. Аның өчен бу, мөгаен, беразга гына булса да туйдырырга өлгергән көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга, ялгызлык турында онытырга ярдәм итүче шөгыльдер.
Ә, бәлки, ул ялгыз да түгелдер, балалары, туганнары бардыр? Мөгаен, шулайдыр да, әмма, һәрхәлдә, аларның игътибары җитәрлек булуы, ни кызганыч, сизелми. Бервакыт танышым белән шул урамнан узып бара идек. Ул карт кешегә елмаеп сәлам бирде. Мин аңардан әлеге олы кешенең кем булуын кызыксындым.
– Белмим, – дип җавап бир­де  юлда­шым. – Ә бу мө­һимме? Һәр­кемнең яхшы сүз ишетәсе килә, ә өлкән кешегә – бигрәк тә.
Шул вакыттан бирле мин дә очраган саен чәчләренә чал кунган ир-ат белән исәнләшеп китәм. Йөзенең елмаюдан ачылып китүен, күзләренең шатлык белән тулуын күрү күңелне җылыта. Хәтта кечкенә генә игътибар билгесе, чыннан да, ветеран күңелендә бәйрәм тудырырга сәләтле. Һәрвакыт ялгыз, хәтта телевизор да күңелсез уйлардан арындыра алмый, әлеге «тартма» якыннарның назын, мәхәббәтен, кайгыртуын, игътибарын алыштыра алмый. Кайвакыт кем белән булса да сөйләшәсе, чакырып китермәгән моңсу уйларны таратасы килә.
Ә без, эшлекле, борчулы, кәефле яки кәефсез кыяфәттә, үз проблемаларыбызга бирелеп, каядыр ашыгабыз...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай