«Яңа юлны түземсезләнеп көтәбез»
Яхшы шәһәр юллары, чокыр-чакырсыз трассалар, күпер буенча имин хәрәкәт итү... Транспорт инфраструктурасы заманча тормышта аеруча мөһим.
Змеевога – яңа трассадан
Шәһәр юлларының берсендә капиталь ремонт тулы куәтенә бара. Сүз мебель фаб рикасы микрорайоныннан Змеево авылына алып баручы трасса участогы турында бара. Ремонтланырга тиешле юл өлешенең озынлыгы 3,4 километр тәшкил итә. Зур күләмдәге эшләрне башкарасы бар, шуңа күрә аларны үтәү вакыты да өч елга исәпләнгән.
– Ремонт эшләренең заказчысы – Главтатдортранс. Проект күләмле, аны тормышка ашыру өчен бүлеп бирелә торган сумма якынча 200 миллион сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта күпергә төшү участогында күрүчәнлекне яхшырту буенча эшләр бара. Башкача әйткәндә, ремонт тәмамланганнан соң, ике яктан да күпергә төшү юлы текә булмаячак һәм күрүчәнлек яхшырачак, – дип сөйләде «Чистай Автодор» предприятиесенең җитештерү-техник бүлеге башлыгы Рөстәм Мусин.
Капиталь ремонт барышында юл катламы тулысынча яңартылачак, юлның машиналар йөри торган өлеше киңәйтеләчәк. Моннан тыш, биредә 3 метрга якын киң лек тәге велоюл белән яңа тротуар барлыкка киләчәк. Ул юлдан аерып алыначак. Якын арада булган тротуарны сүтәргә планлаштыралар.
– Чистайлыларның тротуарны сүтеп алачагыбызга аңлап карауларын үтенәм. Әмма анда вакытлыча каты өслек җәячәкбез, пычрак булмаячак, – дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы.
Ремонт эшләре проекты яктырту системасын алыштыруны, яңа автобус павильоннарын, юл билгеләрен урнаштыруны, машина юлында җәяүлеләр кичүе-тизлек полосаларын төзүне күздә тота. Быел эшчеләр бер сезон эчендә күпергә кадәрге юл участогында асфальтның аскы катламын җәергә һәм киләсе елда эшне дәвам итәргә планлаштыралар.
– Бу юл күптән яңартуга мохтаҗ иде, өстәвенә, соңгы елларда биредә автомобиль хәрәкәте артты. Үзегез күрәсез, шәһәр үсә, яңа йортлар төзелә. Хәер, бу юнәлештә бакчачылар да күп йөри, – дип аңлатма бирде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков.
Чистайлылар тиздән яңартылган, төзек юлдан йөреячәкләренә шат.
– Бу юлны ремонтлауга керешүләрен, өстәвенә, зур эшкә тотынуларын күргәч, әлбәттә, шатландым. Чөнки бу трасса буенча даими йөрим. Мин мәктәп автобусы йөртүчесе. Четырчы авылыннан балаларны Йолдыз поселогы мәктәбенә йөртәм. Ә бу урында юл күп тапкырлар ямалган, сыйфаты да мактанырлык түгел. Ремонттан соң барысы да яхшы булыр дип өметләнәм, – дип сөйли Константин Клюшкин.
– Ниһаять, без, велосипед йөртүчеләр, турында да уйладылар. Күп еллар мебель фабрикасы мик рорайонында яшим һәм җәен Змееводагы бакчама йөрим. Әлбәттә, уңайсыз да, куркыныч та иде, машиналар юлы кырыеннан йөрергә туры килде. Төзекләндергәннән соң велосипед юлы барлыкка киләчәген белгәч, сөендем. Яңа юлның ясалып бетүен түземсезләнеп көтәм, – ди пенсионер Людмила Федоровна.
Милли проект буенча сыйфатлы юллар
Әгәр бу участокта юл ремонты көчәя генә барса, төбәк әһәмиятендәге тагын ике трассада юл катламын яңарту буенча эшләр тәмамланган. Алар «Имин, сыйфатлы юллар» милли проекты буенча үткәрелгән. Эшләрнең заказчысы шул ук – Главтатдортранс.
Яңа асфальт Чистай – Түбән Кама төбәк трассасының бер участогында барлыкка килде. Биредә юл өслеген алыштырудан кала, юл кырыйларын да ныгыттылар.
– Әлеге объект буенча ремонт эшләрен без билгеләнгән срокта, якынча бер ай эчендә төгәлләдек, – дип аңлата Рөстәм Мусин.
«Чистай Автодор» пред приятиесенең җитештерү-техник бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, әлеге участокта ремонтара вакыт узган, соңгы тапкыр юл 2007 елда яңартылган. Шуңа күрә юл өслегенең сыйфаты да мактанырлык булмаган.
– Йолдыз поселогында яшибез һәм эш буенча көнгә берничә тапкыр шәһәргә барырга туры килә. Ремонтка кадәр ничек булганын һәм хәзер юлның нинди икәнен үз тәҗрибәмдә беләм. Хәзер юл тип-тигез, бернинди чокыр-чакырлар юк, хәрәкәт итәргә уңайлы, – дип тәэсирләре белән уртаклаша автомобиль хуҗасы Әхәт Гафуров.
«Имин, сыйфатлы юллар» милли проекты буенча яңартылган тагын бер объект Чистай – Аксубай – Нурлат трассасында урнашкан. Биредә 2,3 километр озынлыктагы юл учас тогы ремонтланган. Бу трасса,
«Чистай Автодор» вәкиле сүзләренә караганда, төбәк әһәмиятендәге терәк челтәр булып санала. Автомобильләр агымы көчле, зур йөк машиналары күп йөри. Шуңа күрә бу участокта ремонт аеруча актуаль. Бүгенге көндә барлык эшләр дә төгәлләнгән, аларны башкару өчен 25 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Автомобильләр хәрәкәте туктатылды. Юлны ремонтлау бара
Шәһәр үзәгендә Ленин урамында ремонт эшләре башланды. Шул сәбәпле Лев Толстой урамыннан алып Бебель урамына кадәрге участокта (җөп як) автомобильләр хәрәкәте чикләнде. Әлеге территориядә ремонт эшләренең нинди төрләре планлаштырылуы турында шәһәр башкарма комитетында сөйләделәр.
– Бу участокта машиналар йөри торган өлештә һәм тротуарның бер ягында яңа асфальт җәю планлаштырыла. Хәзерге вакытта каршы яктагы тротуарда булган брусчатка калачак. Ремонт эшләре барышында урамны яктырту системасы да яңартылачак, – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков.
Исегезгә төшерәбез, хәрәкәтне чикләү 26 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Алга таба хәрәкәт Ленин урамының башка участокларында туктатылачак. 26 июльдән 9 августка кадәр Бебель урамыннан алып Урицкий урамына кадәрге участокта хәрәкәт чикләнәчәк. 9 августтан 23 августка кадәр Урицкий урамыннан Нариманов урамына кадәрге юл участогында машина белән дә, җәяү дә йөреп булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев