Яңа резидентлар җәлеп ителде
«Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа резидентлар барлыкка килде, ә инвестиция проектлары комиссия тарафыннан хупланган предприятиеләр үз производстволарын башлый.
Күптән түгел генә «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары булган ике предприятие үз проектларын тормышка ашыра башлый.
«САР» компаниясе ташламалы территориядә 7,8 миллион сумлык инвестицияләр белән 3D-коймалар җитештерә.
– Безнең продуктка Татарстан базарында ихтыяҗ зур. Республикада бүгенге көндә мондый производство юк. Коймаларны Мәскәү һәм Ростов өлкәсеннән алып кайталар, ә челтәрле коймага ихтыяҗ зур, аны күп кенә спорт һәм социаль объектларны коймалап алу өчен кулланалар. Республикада мәйданчык урнаштыру нәтиҗәсендә аның бәясе 6 процентка түбәнрәк булачак, – дип аңлатты 3D-челтәр җитештерүче Рушана Сабирҗан.
Челтәрле койма җитештерү Чистайда Стахеев сәнәгать мәйданчыгында урнашкан. Җиһазның куәте сменага 50 панель җитештерергә мөмкинлек бирә. Кирәк булганда, ике смена эшләтеп җибәрергә һәм җитештерүчәнлекне тәүлегенә 400 панельгә кадәр арттырырга мөмкин. Шулай ук предприятие кечкенә һәм зур капкалар җитештерә. Проектны гамәлгә ашыру 10 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең икенче резиденты – «Колизей» предприятиесе – кирпеч, чирәп һәм яндырылган балчыктан ясалган башка эшләнмәләр җитештерә. 23,2 миллион сумлык инвестицияле проектны тормышка ашыру 30 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Серияле егәрлекне 2022 ел ахырына арттырырга планлаштыралар.
Күптән түгел алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә ике яңа предприятие эшләячәге билгеле булды. Татарстан Министрлар Кабинетында узган комиссия утырышында Татарстанның төрле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшләү өчен 10 инвестицион проект хупланды. Ун инвестпроектның икесе «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә гамәлгә ашырылачак. «Меттэм автомобиль компонентлары» һәм «Кама пекаре» предприятиеләре үз проектларын уңышлы якладылар.
Беренче проект транспорт чаралары белән идарә итү өчен цифрлы системаларның компонентларын җитештерүне күздә тота. Аны гамәлгә ашыру барышында инвестицияләр күләме 800 миллион сумнан артык булыр дип көтелә, 200дән артык эш урыны булдыру планлаштырыла. Продукциянең күп өлеше үз эшләнмәләре нигезендә җитештереләчәк. Предприятиедә җитештерелгән эшләнмәләр йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар җитештерүчеләргә сатылачак.
«Кама пекаре» предприятиесе икмәк-күмәч әйберләре җитештерергә ниятли. Инвестиция проекты «Чистайда икмәк заводы булдыру» дип атала. Аны тормышка ашыру киң ассортиментта икмәк җитештерүне күздә тота. Яңа заводта 20 эш урыны булдырылачак һәм производствога 10 миллион сумга якын инвестиция кертелер дип көтелә. Вакыт узу белән продукциянең ассортименты киңәйтеләчәк, ипине Чистайда сатачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев