Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа клуб керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен сакларга ярдәм итә

Бахта авылында яшәүчеләрдә күңелле вакыйга – күптән көтелгән яңа мәдәният учагы ачылды. Иске авыл клубының хәле бер дә мактанырлык түгел иде. Аның бер өлеше 1901 елда ук төзелгән булган.

Тантанада авыл халкы гына түгел, абруйлы кунаклар – муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, Мөслим авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хәбибуллина, Чистай районында керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Алексей Ефимов та бар иде.

– Безнең бөтен республикада дан яулаган иҗат коллективыбыз бар. Әгәр дә әлеге коллектив иске бинада шөгыльләнүен дәвам итсә, бер дә дөрес булмас иде. Сезнең яңа клубта ешрак җыелуыгызны, төрле чаралар үткәрүегезне һәм танылган иҗат коллективыгыз шатландырып торуын телибез, – дип авыл халкына мөрәҗәгать итте Дмитрий Иванов.

– Район һәм республика җитәкчеле генә шундый зур бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез. Авыл җирләрендә клубларның әһәмияте бик зур. Бу авыл халкының ял итү, уңайлы мохитта аралашу урыны гына түгел, ә иҗат итү, балаларны һәм барлык халыкның үсеш учагы да. Мин яңа клуб авыл халкының бергә җыелу, авылның мөһим проб лемаларын хәл итү, шулай ук мәдәни чаралар үткәрү урыны да булыр дип ышанам, – дип ассызыклады Ландыш Хәбибуллина.

Район башлыгы Дмитрий Иванов яңа бинадан символик ачкычны Бахта клубы методисты Анна Акмановага тапшырды.

– Безгә яңа, якты Мәдәният йортында эшләргә мөмкинлек бирүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Сезнең ярдәм белән безнең авыл халкына рәхәтләнеп сыйфатлы ял итү һәм мәдәни чараларны саклау өчен мөмкинлекләр туды, – дип билгеләп үтте Анна Акманова.

Һәм менә Дмитрий Иванов, Ландыш Хәбибуллина, Алексей Григорьев авыл халкы белән бергәләп кызыл лентаны кисәләр...

Кунаклар клубның яңа, җылы, якты бинасына үттеләр. Уңайлы фойены авыл халкының иҗат эшләре бизи. Музей өчен бер тулы бүлмә бүлеп бирелгән, анда чын мәгънәсендә уникаль экспонатлар урын алган. Янәшәдә китапханә һәм клуб хезмәткәрләре бүлмәсе дә урнашкан. Хәзер методистлар заманча жиһазлар белән эшләячәк, ә тамашачылар коллективларның иҗатлары белән якты, иркен залда хозурлана алачак.

– Бүген без яңа авыл клубын ачуга җыелдык. Зур эшләр эшләнде. Яңа клубта тормыш кайнасын, авыл халкы бирегә бик теләп йөрсен, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерсен, бар күңелләре һәм җан-тәннәре белән дә ял итсеннәр, – дип теләде Алексей Ефимов.

Алексей Тихонович клубка Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоров исеменнән бүләк һәм аның исеменнән авылның актив кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев