Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа фатирлардан ачкычлар алдылар

Чистайда Полющенков урамы, 28/5 адресы буенча урнашкан 155 фатирлы яңа йорт файдалануга тапшырылды.

Күп фатирлы йорт ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

Яңа биш катлы йорттагы фатирларның гомуми мәйданы 5 884 квадрат метр тәшкил итә. Барлык фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер, анда ике контурлы индивидуаль җылыту казаннары, сантехника, газ плитәләре, янгын турында хәбәр иткеч датчиклар, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу приборлары куелган.

Бәхетле фатир хуҗаларын башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов сәламләде.

– Бу бөтен районыбыз өчен мөһим вакыйга. Яңа өйгә күчеп килүче кадерле яшәүчеләр, безгә сезнең нинди шартларда яшәвегез, балалар үстерүегез мөһим. Әлеге фатирларда һәрвакыт җылы, уңайлы һәм күңелле булсын, – дип теләде Эдуард Рөстәм улы.

Күптән көтелгән вакыйга белән чистайлыларны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов котлады.

– Дәүләт торак фондына быел 27 ел тула. Бу вакыт эчендә 10 миллион квадрат метр торак төзелде, 175 мең гаилә фатир белән тәэмин ителде. Чистай районы буенча планнарыбыз зур – без тагын дүрт йорт төзергә планлаштырабыз. Фондның башкарма директоры Марат Зарипов, шәхсән үз исемемнән барыгызны да яңа йортка күченүегез белән котлыйм. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар телим, яңа торак уңайлы булсын, – диде Булат Гыйлемхан улы.

Эдуард Хәсәнов һәм Булат Гыйльманов өй туен билгеләп үтүче бәхетле шәһәрлеләргә яңа фатирлардан ачкычлар тапшырдылар. Яңа йортта фатирларны бюджет тармагы, предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм арендалы торак программасында катнашучылар алдылар. Шунысы мөһим, арендалы торак алучылар арасында Чистай үзәк район дәваханәсенең алты белгече дә бар.

– Бу безнең районга белгечләр җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек. Кызганыч, барысы да грант ярдәме ала алмый. Ә бу программа безнең табибларыбызны торак белән тәэмин итәргә ярдәм итә. Бүген фатир ачкычларын дәваханәбез анестезиологы, урологы, травматологы, окулисты, хирург һәм стоматолог алды, – дип билгеләп үтте Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин.

Екатерина һәм Радик Зәйниевлар бу вакыйганы түземсезлек белән көткәннәр.

– Фатир алуга чиратта озак тормадык. Элек без шул ук микрорайонда арендалы торак программасы буенча бер бүлмәле фатирда яшәдек. Хәзер безнең үз ике бүлмәле фатирыбыз бар. Ике балабыз үсеп килә. Әлегә балалар бакчасына йөриләр, тиздән мәктәпкә әзерләнә башлыйбыз. Ул янәшәдә генә, тәрәзәдән күренеп тора. Баланы башка микрорайонга алып барырга кирәкми, барысы да якын. Без моңа бик шат, – дип уртаклашалар ирле-хатынлы Зәйниевлар.

Яңа фатир алучылар арасында Хәлиуллиннар гаиләсе дә бар. Алар берничә ел элек социаль ипотекага документлар тапшырганнар һәм, ниһаять, үз торакларыннан ачкычлар алдылар.

– Документларны без тиз арада җыйдык. Бераздан без йортның төзелә башлаганын күрдек. Дөресен генә әйткәндә, без фатир ачкычларын болай тиз алырбыз дип көтмәгән дә идек. Безнең ике балабыз үсә, бу микрорайонда яшь гаиләләргә уңайлы яшәү өчен барлык инфраструктура да бар. Янәшәдә генә өр-яңа мәктәп, спорт комплексы, балалар поликлиникасы, сәнгать мәктәбе урнашкан. Без бик шат һәм күченергә әзерләнәбез, – диләр Айгөл һәм Равил Хәлиуллиннар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев