Яңа ел бәйрәмнәренең ямен җибәрмик
Озакламый мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, оешмаларда, мәдәният йортларында, өйләрдә урман гүзәлкәйләре утларын балкытачак. Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп. Һәркем чыршыны тагын да матуррак, бәйрәмчәрәк итеп бизәргә тырыша.
Бенгаль утларыннан, хлопушкалардан, фейерверклардан башка Яңа ел буламы инде? Күпләр шулай уйлый, әмма аерым кагыйдәләрне дә истә тотарга кирәк. Ул кагыйдәләрне үтәү бәйрәмнең күңелле, төрле вакыйгаларсыз үтәсенә ышаныч бирә. Янгын инспекторлары искәртеп үткәнчә, әлеге кагыйдәләр бик гади.
– Иң элек ясалма чыршы сатып алудан башлыйбыз. Ул сертификацияләнгән булырга тиеш. Нәкъ менә шундый чыршылар куркыныч булалар да инде. Чыршыны янып торучы ботакларын стенага һәм түшәмгә тимәслек итеп ныклы нигезгә утыртырга кирәк. Батареядан һәм мичтән дә ерак куелырга тиеш. Чыршыларда 12В ка хәтле генә көчәнештә булган һәм сүнеп кабызыла торган гирляндалар гына кулланылырга мөмкин булуын онытмаска кирәк. Лампочканың көчәнеше 25 Втдан артмаска тиеш, – дип билгеләп үтте Чистай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.
– Шул ук вакытта электр үткәргечләрендә зарарланган участоклар булмавын ачыклау мөһим. Чаткы чыккан яисә үткәргечләрнең артык кызуын сизгән очракта кызуның сәбәбен ачыклаганга хәтле шунда ук сүндерергә кирәк.
Янгын сүндерүчеләр чыршыларны заводта ясалган, сертификатлары булган гирляндалар белән генә бизәргә тәкъдим итә.
Кызганычка каршы, статистика кышкы каникулларда янгыннар санының артуын раслый. Яңа ел бәйрәм чараларында янгын иминлеген, гражданнарның сәламәтлеген, физик һәм юридик затлар мөлкәтен, дәүләт һәм муниципаль милекнен иминлеген тәэмин итү максатында ел саен Татарстанда яңа ел бәйрәмнәре чорында аерым янгынга каршы режим кертелә. Бу сезонда ул 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Бу вакытка бенгаль утларыннан, хлопушкалардан башка 1-2 класслы куркынычтагы пиротехник әйберләрне куллану тыела. Сәнәгать объектларыннан 500 метр якында һәм торак йортлардан, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күп җыелган урыннардан, автомобиль юлларыннан 50 метр чиктә урнашкан территорияләрдә салютлар җибәрергә мөмкин булмаячак.
Фейерверклар җибәрү өчен махсус урыннар билгеләнгән. Чистай шәһәр башкарма комитеты карары белән безнең шәһәрдә пиротехник әйберләрне җибәрү урыны булып иске пляж территориясе билгеләнгән.
– Махсус янгынга каршы режим шартларында иминлек таләпләрен бозган өчен административ штрафлар арта. Физик затларга 2 меңнән 4 меңгә кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400меңгә кадәр штраф салына, – дип ассызыклады Руслан Сафиуллин.
Хөрмәтле чистайлылар, исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда аны кисәтү җиңелрәк, шуңа да һичшиксез куелган кагыйдәләрне үтәгез. Әмма моңардан сезнең тормышыгыз һәм сәламәтлегегез генә түгел, башка кешеләрнең иминлеге дә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев