Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел бәйрәмнәрендә өч янгын чыккан

Яңа ел бәйрәмнәре чорында, 1 гыйнвардан 10ына кадәр, районда 3 янгын булган, шуларның икесе бер көндә.

Агымдагы елның беренче көнендә В.Ногин урамында чүпчар янган. 6 гыйнварда берьюлы ике янгын чыккан.

– Беренче янгын Карл Маркс урамындагы гаражда чыга. Ут җиңел автомобильгә зыян сала. Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана, – дип сөйләде Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин. – Икенче очрак Кече Талкыш авылында булды. Янгын нәтиҗәсендә мунча янып бетә. Янгын мичтән файдаланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.

Янгын күзәтчелеге инспекторлары гражданнардан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тайпылышсыз үтәүләрен үтенәләр.

– Ел саен җылыту сезоны чорында көнкүреш янгыннары саны арта, еш кына аларның сәбәпләре – җылыту системаларын һәм җайланмаларын кулланганда, мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу, шулай ук гадәти ваемсызлык, – дип билгеләп үтте янгын күзәтчелеге инспекторы.

Шуны истә тотарга кирәк: гади таләпләрне үтәү турында кайгыртсаң, янгынны булдырмый калырга мөмкин.

– Янгыннарны булдырмас өчен мич һәм төтен юлларының төзеклеген даими тикшерергә, аларны ремонтларга, корымнан чистартырга, ярыкларны сыларга, килеп чыккан ярыкларны вакытында күрү өчен чормадагы төтен юлларын агартырга кирәк. Ягып җылыту сезоны дәвамында төтен юлларын кат-кат корымнан чис­тартырга кирәк. Мичтәге көл һәм шлакны чистартып алганнан соң, өстенә су сибәргә һәм куркынычсыз урынга чыгарырга кирәк. Мич өстенә киптерү өчен әйберләр куярга һәм аның тирәсендә башка ягулык материалларын сак­ларга, кабызу өчен бензин, керосин һәм башка җиңел ялкынсынучы сыеклыклар кулланырга ярамый. Яккан мичне караучысыз калдырмагыз. Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк, – дип кисәтте Руслан Сафиуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев