Яңа Чишмә табибларына хөкем карары чыгарылды
Баш табиб Рафис Вафин һәм анестезиолог-реаниматолог Максим Конанеров җинаять кылуда гаепле дип табылдылар.
Чистай шәһәр суды Яңа Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рафис Вафинга һәм анестезиолог-реаниматолог Максим Конанеровка карата җинаять эшен февраль башында ук тикшерә башлаган иде.
Тикшерү версиясе буенча, реаниматолог дәваханәдә даими кан запасын тәэмин итмәгән, ә медицина учреждениесе җитәкчесе дәүләт клиникасының вакытлыча квалификацияле хирургсыз калуына юл куйган. 16 яшьлек пациент кызның үлеменә нәкъ менә шушы шартлар китергән, кыз 2 литрдан артык кан югалткан. Баш табиб Р.Вафин боерыгы буенча аңа операцияне тәҗрибәсе булмаган рентгенолог ясаган. Яңа Чишмә үзәк район дәваханәсенең штат хирургы бу вакытта Казанга яңадан әзерлек курсларына җибәрелгән булган. Моннан тыш, дәваханәдә донор каны булмаган. Запасны анестезиолог М.Конанеров ясарга тиеш булган. Судта шулай ук кызның төнлә эче авыртып стационарга китерелүен дә хәбәр иттеләр. Аны караганнан соң, авыртуны баса торган укол кадаганнар һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Иртә белән ул аңын җуйган, шуннан соң әти-әнисе ашыгыч рәвештә аны кабат дәваханәгә китергәннәр.
Шушы вакыт дәвамында дәүләт гаепләүчесе, гаепләнүчеләр, аларның яклаучылары, эш буенча зыян күрүчеләр катнашында берничә утырыш үткәрелгән. Соңгы сүз белән чыгыш ясаганда, хөкем ителүчеләр үзләрен тыныч тоттылар, үз гаепләрен танымадылар һәм аклауларын сорадылар.
– Хөрмәтле суд, фикер алышулар һәм утырышлар вакытында мин җинаять вакыйгаларының булмавын тулысынча исбатлый алдым. Мин гаепне танымадым, танымыйм да. Эшне туктатуыгызны, мине реабилитация хокукы белән аклавыгызны сорыйм, – диде үз чыгышында Яңа Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы.
– Суд игътибарын тагын бер кат шуңа юнәлтәсем килә, тикшерү барышында пациент кыз үлеменең сәбәбе билгеләнмәгән. Суд эше материалларында булган барлык бәяләмәләрдә дә диярлек тикшеренүне шик астына куярга мөмкинлек бирә торган кайбер җитешсезлекләр бар. Китерелгән мәгълүматлардан килеп чыккан нәтиҗәләр объектив дәлилләр белән туры килми. Операция вакытында барлык гамәлләр, барлык көчләр бала гомерен саклап калуга юнәлдерелгән иде. Хөрмәтле суд, мин җинаять кылмадым, мине аклавыгызны сорыйм, – дип соңгы сүзен җиткерде анестезиолог-реаниматолог.
Шушы көннәрдә тагын бер суд утырышы узды. Хәл шулай ук киеренке булды, хөкем карарын 4 сәгатькә якын яңгыраттылар. Нәтиҗә – ике табибны да 1 елга сәламәтлек саклау өлкәсендә җитәкче вазифаларны биләү хокукыннан мәхрүм итеп, 2 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү карары чыгарылды. Аларны ваемсызлыкта гаепләделәр. Бу вакыт эчендә Яңа Чишмә медицина хезмәткәрләре үз тәртипләре белән төзәлүләрен расларга тиешләр.
– Суд Рафис Вафин һәм Максим Конанеровны РФ Җинаятьләр кодексының 293нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды. РФ ҖКның 78 маддәсендәге 1нче өлешенең «а» пункты нигезендә, җинаять эзәрлекләве срогы чыгу сәбәпле, Вафинны РФ ҖК 292нче маддәсендәге 1нче өлешендә каралган җинаять кылган өчен билгеләнгән төзәтү эшләреннән азат итәргә, – дип игълан итте судья.
Хөкем карары, шикаять бирелмәсә, 10 көннән соң үз көченә керәчәк. Әмма бу җинаять эшенә нокта куелырмы?..
– Хөкем карары көтелгәннән йомшаграк булып чыкты. Мөгаен, аңа карата шикаять бирербез, – дип нәтиҗә ясады һәлак булган кызның әтисе Илдар Мөхәммәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев