Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

XVIII гасыр мәчетен реставрацияләү башланды

Эшләр “Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” программасы кысаларында алып барыла

Кукмара районы Әсән-Елга авылында 1742 елда төзелгән мәчетне реставрацияләү эшләре башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау Комитетында хәбәр иттеләр.

Әлеге тарихи бина агач архитектурасының уникаль һәйкәле булып санала. Реставрацияләү проектын “Татарстан Республикасы мәдәнияте үсеше” дәүләт программасы кысаларында әзерләделәр.

Белгечләр бинаны конструктив ныгыту эшләре алып баралар. Алар бураның аскы ниргәләрен төзекләндерәләр, зарарланган агач элементларны һәм җитди кимчелекләре булган өрлекләрне алыштыралар.

Моңардан тыш, түбә ябу эшләре дә каралган. Объектта ремонтланган элементларны кулланып, яңа атламалык системаны җыялар, аннан соң түбәне фальц технологиясе буенча эшләнгән цинкланган калай белән ябалар.

Чыганак: Татарстан 24  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев