Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуш, Рамазан!

Әлһәмдүлилләһ, көтеп алынган Рамазан аебыз да узып китте. Аллаһка мең шөкер, быел Казанда, шәһәр күләмендә, авылыбызда ифтар мәҗлесләре зур хәзерлек белән бик матур уздырылды. Шул турыда язып үтәсем килә.

Татар Баганалысының «Мәрьям» исемендәге мәчете­безнең ишек­ләре һәрвакыт ачык, һәр көн намазга чакырып, азан яңгырый. Мәчетебездә Коръән укулар, тәравих намазлары, ифтарлар үткәрелде. Нургатиннар гаиләсе генә дә ике ифтарны мәчеттә, берсен өйләрендә уздырдылар. Кайбер көннәрдә бишәр өйдә ифтар ашлары үтте. Әлһәмдүлилләһ, үткәргән ифтар ашларыбыз кабуллардан булсын.

Мәчетебездә ифтар ашларын үткәрүдә армый-талмый тырышкан барлык авылдашларыбызга, Нургатиннар гаиләсенә, шундый тәмле сый-нигъмәтләр әзерләүчеләргә, Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын, исәнлекләрен бирсен. Күңелләребездә нинди изге ниятләребез, матур хыял­ларыбыз бар, тормышка ашсыннар.
29 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 12 мең кешегә үткәрелгән Республикакүләм ифтар бай мәдәни программасы белән истә калачак. Монда 700 волонтер катнашты.

Һәр ел саен Чистай мөхтәси­бәте кешеләр бер-берсе белән Рамазан аенда аралашсыннар, якыннанрак танышсыннар, уй-хыяллары белән уртаклашсыннар өчен ифтар ашлары уздыра. «Нур» мәчетендә узган ифтар турында әйтеп китәсем килә. Бик күркәм, матур булды. Вәгазь, нәсыйхәтләр сөйләделәр, викторина уйнатып алдылар, Коръән укылды. Авыз ачып, намаз укыганнан соң, икенче бүлмәдә сый-нигъмәтләр белән тулы өстәлләрдә ифтар ашы үтте. Оештыручыларга, пешерүчеләргә, әлеге ифтарны үткәрүдә өлеше кергән һәркемгә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын.

6 апрель көнне футбол манежында шәһәр күләмендә 400 кешелек зур ифтар уздырылды. Шәһәр һәм район халкы, җитәкчеләр, дин әһелләре, Казан кунак­лары — барысы да бердәм булып ифтар мәҗлесенә ашыкты.

Мин үзем шәһәр күләмендәге ифтарда беренче тапкыр булдым. Ифтар мәҗлесе бик матур, зур хәзерлек белән оештырылган. Ишек төбеннән үк елмаеп, мөселманча киенгән кызлаар каршы алдылар, урыннарны күрсәттеләр.

Ифтар мәҗлесе «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсәдә белем бирүче остаз Рәйсә апа Мөхлисуллина җитәкче­легендәге балалар чыгышы белән башланып китте. Рамазан аебыз үтеп барган көннәрдә балаларның бу чыгышы күңелләребезне нечкәртеп, моңсулатты да, уразаларыбызны исән-сау тота алуга сөендерде дә. Сөбһаналлаһ, балаларның шундый матур итеп дога укулары, аларның чыгышлары нур өстенә нур булды. Рәйсә апабыз балаларны кечкенәдән ислам дөньясына алып кергәне өчен, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.
Аннан соң Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов котлауларын изге Коръән сүзләре белән башлап җибәрде. Татарстан Респуб­ликасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлау­ларын, сәламнәрен җиткерде. «Гамәл-гыйбадәтләребез кабул, иллә­ребез тыныч булсын», — диде ул. Хөснуллина Роза Гәрәфетдин кызы «Бердәмлек медале» белән бүләкләнде, ә оныгы Альбертка Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлаулардан соң «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Коръән укыды.

Әлеге ифтарны оештыруда хәйрия ярдәме күрсәтүче Марат Шакирҗан улы Хөснул­линга, Альберт Марат улына, Роза Гәрәфетдин кызына зур рәхмәт. Хөснул­линнар гаиләсе шундый зур игелекле эшләр башкара.

Шәһәр башкарма комитеты башлыгы урынбасары, дини эшләр буенча куратор Михаил Ксенофонтов та үзенең котлау­ларын җиткерде. Аннан соң Радик Биктаһиров тәрбияви җырларын бүләк итте.

Шундый күңелле очрашуда вакыт­ның үткәне сизелмәде дә. Моңлы азан тавышы яңгырауга барыбыз да, бердәм булып, намазга ашыктык. Намаздан соң һәркемне пылау, тәм-томнар көтә иде.

Имам-мөхтәсиб шәһәр күлә­мендә уздырылган ифтарны үткәрүдә катнашкан һәркемгә: хәйриячеләргә, волонтёрларга, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Һәркем йөзендә елмаю белән өенә таралды. Бик күңелле очрашу, күрешү булды.

Рамазан аенда күңел­ләре­бездә аңлатып булмастай бер рәхәтлек, җылылык иде. Әйе, моңсу, бик моңсу, Рамазан аебыз үтте. Киләсе елларда исәнлек белән Рамазан айларын каршы алырга насыйп булсын. Авылларыбызда, шәһәрләребездә моңлы азан тавышы тынмасын, җан һәм тән тынычлыгы теләп яңгырасын.

Гөлсем Билалова, Татар Баганалысы авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев