Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуш килдең, шәриф Рамазан!

Әгүүзү билләһи минәш-шайтаанир-раҗиим. Бисмил­ләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яратучыга, безнең тәнебезне туфрактан яратып тәнебезгә җан кертүчегә, «Әй бәндәләрем, чикле гомерегезне, санаулы көннәрегезне һәм төннәрегезне изгелектә үткәрегез, гөнаһтан сакланыгыз», диеп әйткән Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм рәхмәтләребез булсын!

Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте белән быел да Рамазан аен каршы алырга насыйп булды. Сезне ихлас­тан изге Рамазан ае башлану белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулыктан, җан тынычлыгыннан аермасын! Укыган догаларыбыз, тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын! Күңелләребездә булган изге ниятләребез, матур хыялларыбыз тормышка ашсын.

Аллаһы Тәгалә елына бер мәртәбә килгән Рамазан аенда ураза тотуны барлык кешеләргә дә фарыз иткән. Шуңа күрә бу бурычны үтәү сау-сәламәт кешегә мәҗбүри санала. Ихласлык белән ураза тоткан кеше ике дөнья бәхетенә ирешә, чөнки ураза кешедә сабырлык һәм түземлек сыйфатлары тәрбияли.

Ураза тотарга бик рәхәт вакытлар! Эссе җәй дә, көннәр дә озын түгел, салкынча, җиләс һава, үзе кояшлы. Әби-бабаларыбыз җәйнең иң эссе, озын көннәрендә дә уразаларын калдырмаганнар. «Ачтан үләбез», диеп курыкмаганнар, тәртипле, тәүфыйклы, динле булганнар һәм безгә дә үз диннәрен ирештерә алганнар. Әгәр без шундый муллыкта яшәп тә, ураза тотмасак, Аллаһы Тәгалә каршында ничек җавап бирербез?!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгәр бер кеше алдында Рамазан ае үтеп тә, ул кешенең гөнаһлары ярлыканмаса, әти-әнисе булып та, аларның догасын алмаса, ул бәндәгә үкенеч булсын», — дигән. Ләкин беребезнең дә үкенечтә каласы килми.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Рамазан аеның беренче ун көне — рәхимлек, икенче ун көне — кичерү, ә өченче ун көне — җәһәннәм утыннан азат ителү вакытыдыр!» Әлеге ай ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел, ә Аллаһка якынаю мөмкинлеге. Шуңа күрә дә Рамазан — Аллаһы Тәгаләгә якынаюның бер баскычы, аның ярдәме белән без Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып торырга икәненә төшенәбез, аңа якынаябыз.

Ураза бәндәләрне начар сүзләрдән, гайбәттән арындыра, явыз эшләрдән тыя. Ә бу нәрсәләр сәламәтлекне ныгытуга сәбәпче була. Ураза шулай ук фәкыйрьләрнең хәлен аңлау тойгыларын уята. Раббыбыз: «Адәм баласының кылган һәр гамәле — үзе өчен, уразадан кала, чөнки ураза минеке һәм әҗерен дә үзем бирермен», — дигән. Без һәр игелекле гамәлебез өчен әҗер-савап алабыз, ә Рамазан аенда аларның савабы тагын да арттырып бирелә. «Әгәр кеше Рамазан аеның үз эченә никадәр саваплар алганын белсә, аның ел дәвамында дәвам итүен теләр иде», дип әйтә торган булган Пәйгамбәребез (с.г.в.).

Пәйгамбәребез (Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа): «Ураза тотучының ике шатлыгы бар: беренчесе — авыз ачканда, икенчесе — Раббысы алдына килгәндә», — дип әйткән. Ураза тотучыны бары тик ураза тотучылар керә торган ишектән җәннәткә кертерләр. Аллаһының рәхмәте белән бу айда бәрәкәт иңә, фәрештәләр күпләп җиргә төшә, шуның белән догалар кабул була, ифтарлар уза, фәкыйрьләр ашатыла.

Рамазан аеның фазыйләтләре әле бик күп. Пәйгамбәребез (с.г.в.) «ураза ул — калкан», ди. Ягъни ураза тоткан кеше яман сүзләр сөйләргә, начар гамәлләр кылырга һәм тавыш-гауга куптарырга тиеш түгел. Калкан кешене дошманнан саклаган кебек, ураза да кешене шулай саклый. Димәк, бу гөнаһлардан котылу ае да. Анны юкка гына «айларның солтаны» дип атамыйлар.

Рамазанда ураза тотуның хикмәте нәрсәдә? Беренчедән, бу айда Коръән Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) иңдерелгән. Икенчедән, мең-мең кичәдән олы Кадер кичәсе бар. Өченчедән, Рамазан аен Аллаһы үзе зурлап, бу айда кылган изге гамәлләрнең савабын арттырды.

Аллаһы Сүбхәннәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, барча гыйбәдәтләребезне кабул итсен. Уразаларыбыз җиңел үтсен, Аллаһы Тәгалә барыбызга да әҗер-савапларын, иминлек, ныклы сәламәтлекләр бирсен, күңелләребезне иман нуры белән нурландырсын. Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Гөлсем Билалова, Татар Баганалысы авыл китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев