Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле хезмәттәшләр, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелемнән котлыйм!

Илебезнең социаль-икътисади үсешенең өзлексез процессында нефть-газ тармагына бирелгән роль бәяләп бетергесез. Чөнки нефть-газ тармагы предприятиеләре дәүләт, төбәк һәм район бюджетларының зур өлешен тәэмин итә. Нефтьчеләр ярдәмендә яңа технологияләр, социаль өлкә үсә. Димәк, без барыбыз бергә илебезнең, аерым алганда, районыбызның чәчәк атуы өчен зур эш башкарабыз.

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Сез һәрвакыт алда: яңа чыганаклар ачасыз, алдынгы технологияләр кертәсез. Сезнең хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез тирән хөрмәткә һәм олы рәхмәткә лаек. Сезнең һөнәри осталыгыгыз иң катлаулы һәм кыю проектларны тормышка ашырырга һәм тармакның уңышлы үсүенә ярдәм итеп, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Һөнәри бәйрәм сезгә – энергия һәм омтылыш өчен, ә тармак ветераннарына нефть-газ тармагының чәчәк атуы хакына керткән тәҗрибәләре һәм белемнәре өчен рәхмәт белдерергә менә дигән форсат. Сайлаган эшегезгә тугры һәм фидакарь булуыгыз өчен чын күңелемнән рәхмәт сүзләрен кабул итегез!

Сезгә ихластан нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, һөнәри җиңүләр, билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар, уңышка ышаныч телим!

Шамил Яһудин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зүзәйнефть» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев