Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле хатын-кызлар – әниләр, әбиләр!

20 елдан артык инде без Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

 

Сөйкемле, киң күңелле, олы йөрәкле әниләр... Алар үзләренең мәхәббәтләрен балаларына бүләк итәләр, авыр вакытта балаларына көч-куәт өстиләр. Һәркем өчен әни кеше юл күрсәтүче йолдыз, баласына тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Үзебезне ничек кенә мөстәкыйль, тәжрибәле дип санасак та, теләсә нинди яшьтә дә әнинең җылы сүзе кирәк.

Сез шәһәрнең һәм районның хезмәт, җәмәгать тормышында актив катнашасыз. Өстегездә зур җаваплылык булуга карамастан, һәрвакыт мөлаем, күркәм булып кала беләсез.

Әниләр көнен бәйрәм итү – бу аларга үзебезнең хөрмәтебезне белдерү, алар алдында баш ию өчен менә дигән мөмкинлек. Чит балаларны үзләренеке кебек кабул иткән, тәрбиягә алган әниләргә дә рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә. Шулай ук күпбалалы әниләргә зур рәхмәт.

Бүгенге искиткеч көндә барыгызга да ана бәхете, балаларыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне, нык сәламәтлек телим. Сизгерлегегез, аңлый белүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев