Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне олы бәйрәм – совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 78 ел тулу белән чын күңелдән котлыйм!
Безнең һәркайсыбыз өчен 9 Май – иң мөһим, барыбыз өчен дә уртак бәйрәм, һәр россияле өчен әһәмиятле дата.
Авыр сынау булып, сугыш һәр гаилә язмышына кагылды, миллионлаган кешенең тыныч тормышын бозып, һәр йортка кайгы һәм югалту китерде. Бүген без үз куллары белән Җиңү яулаган, Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклаган, тылда үз хезмәтләре белән фронтчыларга ярдәм иткән барлык кешеләрне данлыйбыз. Бүген дә безнең Кораллы Көчләребез махсус хәрби операцияне намус белән башкаралар. Махсус хәрби операция зонасында чистайлылар да бар, алар хәрби бурычларын лаеклы үтиләр. Мин чын күңелдән ветераннарны, камалышта булганнарны, тыл хезмәтчәннәрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм район халкын Бөек Җиңү көне белән котлыйм.
Шушы бәйрәм көннәрендә бөтен борчулар чигенсен, һәр йортта күтәренке кәеф хөкем сөрсен һәм халкыбызның үлемсез батырлыгы турында хәтер безнең йөрәкләрне җылытсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, һәм, иң мөһиме, тыныч күк йөзе телим.
Шамил Яһудин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зүзәйнефть» АҖ генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев