Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар!

Күркәм гадәт буенча, октябрьнең беренче көнендә без өлкән буын вәкилләренә карата җылылык һәм ярату белән сугарылган игелек һәм хөрмәт бәйрәмен — Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.

Бу бәйрәм кадерле кешеләребезне кайгыртырга, аларга әти-әни назын бүләк иткәннәре, шәһәребез һәм районыбыз хакына зур хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерергә тагын бер сәбәп.

Өлкән буын вәкилләренең күбесе шәһәр һәм район тормышында актив катнашырга тели. Тормышка мондый караш хөрмәт һәм соклану уята. Кайберәүләр үзләреннән күпкә яшьрәк булганнарны да рухландыралар. Еллар узуга карамастан, һәркемгә күңел көрлеге саклап калу насыйп булсын иде!

Хөрмәтле, кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар! Бәйрәм белән! Сезнең янәшәгездә һәрвакыт якын кешеләрегез булсын, аларның кайгыртуларын һәм яратуларын тоеп яшәгез! Сау-сәламәт, актив, ачык күңелле булыгыз, тормышыгызда шатлыклы, матур көннәр күбрәк булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев