Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле су транспорты хезмәткәрләре!

Кадерле ветераннар! Сезне Диңгез һәм елга флоты көне белән тәбрик итәм!

Чистай районында диңгезчеләр һәм елгачылардан, портта эшләүчеләрдән, судно ремонтлаучылардан торган тулы династияләр яши. Алар өчен су транспортында хезмәт итү гомерлек эшләренә әверелгән.

Сезнең һөнәрегез ныклы холык һәм фидакарьлек, куелган бурычларны төгәл хәл итү һәм иң катлаулы хәлләрдә дә кыюлык саклап калуны таләп итә.

Сезгә һөнәри осталыгыгыз, табигый казылмалар чыгарудан, мөһим йөкләрне һәм пассажирларны ташуны вакытында башкарудан алып туризмны үстерергә ярдәм итүгә кадәр актуаль мәсьәләләрне хәл итүне үз эченә алган авыр хезмәткә тугры булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Эштә һөнәри осталык күрсәтүегез өчен мең-мең рәхмәт. Сезнең хезмәтегез киләчәктә дә кирәкле булсын һәм лаеклы бәяләнсен, рухи канәгатьлек китерсен. Сезгә нык сәламәтлек, барлык эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев