Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән чын күңелемнән котлыйм!

8 июньдә без зур җаваплылык йөкләнгән кешеләрне – дәүләтнең аерым кайгыртуына мохтаҗларга ярдәм итүчеләрне хөрмәтлибез. Социаль эш – һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше, күңел халәте. Монда очраклы кешеләр була алмый.

Сезнең риясызлыгыгыз, кешеләрне яратуыгыз ярдәмендә авыр тормыш хәлендә калган өлкәннәр, инвалидлар, балалар һәм гаиләләр ярдәм ала. Берәүләр сездән нәрсәдер эшләвегезне көтсә, икенчеләре – шәфкатьлелек, игътибар, тормышларында катнашуны. Сез аларның тормышына игелек, мәрхәмәт һәм күңел көрлеге кертәсез. Сезнең ярдәмегез белән алар үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, киләчәккә өметләнү һәм ышану сәләтенә ия булалар.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар телим! Авыр, әмма игелекле хезмәтегез, тырышлыкларыгыз өчен ярдәм алучыларның җылы сүзләре һәм рәхмәтле елмаюлары сезгә бүләк булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев