Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле якташлар!

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Без кайда гына булсак та, безне яратучы, көтеп торучы кешеләр барлыгын беләбез. Болар безнең якыннарыбыз, иң кадерле кешеләребез – безнең гаилә. Ул безнең ышанычлы терәгебез. Нәкъ менә биредә якыннарыбыз, кешеләр турында кайгыртырга, дус-тату булып, тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәнәбез.

Әлеге бәйрәм гаиләнең мөһимлеген һәм кыйммәтен ассызыклый. Нәкъ менә анда изге традицияләр, өлкәннәрне ярату һәм хөрмәт, кече яшьтәгеләрне кайгырту салына. Гаиләдә үзара мөнәсәбәтлар дөньясы ачыла, буыннан-буынга зирәклек һәм белем тапшырылып килә.

Безнең илебездә гаиләгә даими игътибар һәм ныклы ярдәм бирелә. Без яңа гаиләләр барлыкка килүгә сөенәбез, игелекле традицияләрне дәвам итүче һәм лаеклы балалар тәрбияләүче күпбалалы гаиләләр белән горурланабыз.

Һәр чистайлыга тормышларының һәр көне үзләренә кадерле булган кешеләрнең җылысы һәм мәхәббәте белән җылытылуын телим. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев