Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Сезне Россия эшмәкәрләре көне белән тәбрик итәм! Безнең районның икътисади һәм социаль тормышы үсешенә керткән өлешегез өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәм.
Безнең борынгы шәһәребездә сәүдәгәрлек хезмәт сөючән кешеләре, игелекле эшләре, иганәчелек ярдәмендә үзеннән якты эзләрен калдырды. Зур үҗәтлек, нык-лык һәм сабырлык белән сез икътисади киңлекләрне үзләштерәсез, үзегезне төрле өлкәләрдә сынап карыйсыз, хәйриячелектә катнашасыз. Шәһәр һәм район икътисадында үзеңнең ныклы урыныңны алыр, яңа идеяләреңне һәм проектларыңны тормышка ашыру өчен билгеле бер талант һәм бер үк вакытта хөрмәткә һәм яклауга лаек зур хезмәт тә кирәк.
Ихлас күңелемнән үзегезгә канәгатьлек, шәһәребез һәм районыбыз кешеләренә файда һәм муллык китерүче хезмәтегезнең чәчәк атуын телим.
Сезгә ныклы сәламәтлек, үз көчегезгә ышаныч, уңышлар юлдаш булсын!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев