Хөрмәтле дуслар! Сезгә җирле шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләр тупланмасын тәкъдим итәбез
...
ТУГАН ҖИРЕМ — ЙӨРӘКТӘ
Туган җирем! Сулышыңны тоям,
Йөрәк тибешеңне ишетәм.
Чык тамчысын җыям учларыма,
Сусавымны басам инештән.
Җилләреңә чәчләремне сибәм,
Иркәләнәм синең назлардан.
Көч-дәрт алам синең гүзәллектән,
Шаулап-ярсып килгән язлардан.
Җәйләреңдә күбәләкләр белән
Чәчәкләрдән кунып чәчәккә,
Хозурланам табигатең белән,
Туган җирем, син бит — йөрәктә!
Кызыл миләшләрең уттай яна,
Көзләреңдә җиргә нур атып.
Алтын кырлар бушап, кышны көтә,
Амбарларга икмәк бушатып.
Кыр казлары китә, кыйгак-кыйгак,
Соңгы кабат күлне әйләнеп.
Синдәй газиз илдән китү читен,
Яшәр идем сиңа бәйләнеп.
Яшәр идем, сандугачлар җырын
Таң атканда тыңлап, моңланып.
Камыш тавышларын ишетер идем,
Сихри йолдызларга сокланып.
Яшәр идем синдә генә, Илем!
Бу гүзәллек тагы кайда бар?!
Олтан булып яшәгәнче читтә,
Үз илеңдә солтан булып кал!
Ирина Хәмидуллина.
Гаделша авылы
Авылым минем
Берәү дә горурланмастыр,
Чын ихлас минем чаклы.
Әнә бит бүген генә дә
Ничекләр таңнар атты…
Әнә бит! Әллә күрмисез?..
Нинди ямьле көн килә.
Дөньяны нурлап, балкытып,
Сөенеп кояш көлә.
Әнә бит, әле генә бит
Кочаклап сөйде үбеп,
Бәхетле ана баласын
Тәүге сөйгәндәй сөеп.
Һәр мизгеле, һәрбер сулыш —
Яшәеш рәвеше.
Күз карашлары, тавышлар,
Һәрбер йөрәк тибеше…
Аңламас идем мин әгәр,
Аңламаганны мине.
Бу гомеркәй тормыш булып
Миңа чаклы ла килде…
Күпме гомер, күпме язмыш
Узган шул әйләнештән.
Шул әйләнешкә кушылып,
Күпме җан, чорлар үткән.
Чарлангандыр, җайлангандыр,
Авыл чарасыз булып.
Нигә миңа җыр язмаска,
Шундый авылда туып?
Тәбрис Гыймалетдинов.
Нарат Елга авылы
Авылым
Көзге урам, аяк асларында
Кыштырдаша кипкән яфраклар.
Гомер көзе якынлашкан саен
Сагындыра туган туфраклар.
Көз җиткәндә күңелем язлар көтә,
Көнем үтә авылым сагынып.
Язлар җиткәч сиңа кайтам, авылым,
Кошлар кайткан чакта кагынып.
Бик яшь идем синнән киткән чакта
Кызыктырды зур-зур калалар.
Чакырды күк мине үзләренә
Кеше йөрми торган далалар.
Илне гиздем буйга, аркылыга
Бик күп эшләр инде башкардым.
Кайгысы да булды, шатлыгы да
Барын күрде минем башларым.
Бик сагындым туган авылымны
Насыйп булсын инде күрергә.
Кайтам сиңа сөтле чәең эчеп,
Чабына-чабына мунча керергә.
Ачуланма, ташлап киттең диеп,
Авылым булды һәрчак уемда.
Язлар җиткәч сиңа кайтам инде,
Очрашырбыз Сабан туенда.
Хөрия Низамова.
Яуширмә авылы
Кызыл Маяк
Җилдән җитез булган уйларымда
Очып кына кайттым уйларымда.
Балачакка, үсмер елларыма
Туган авылым — Кызыл Маягыма.
Бүре елгасында ат көтүе,
Яшь колыннар уйнап чабалар.
Хан күлендә чыр-чу килеп,
Су керәләр бала-чагалар.
Көяз генә атлап яшь киленнәр
Иртән иртүк судан кайталар.
Исән-имин булсын илләр диеп,
Дога кыла әби-бабайлар.
Ак яулыгын артка чөеп бәйләп,
Күрше әбиләрем чәй эчә.
Өстәлендә гөҗли самавыры,
Ничек узып китим кермичә.
Авыл халкы өчен кызу вакыт
Ир-егетләр печәнгә төшкән.
Матур кызлар җырлап җиләк җыя,
Кай арада ямьле җәй җиткән.
Күңелемнән генә барлап йөрим,
Күз алдыма китереп үткәнне.
Сабакташлар, сыйныфташлар белән
Без укыган иске мәктәпне.
Кызыл Маяк диеп аталгансың,
Кемнәр исем куйган бик белеп.
Ерактан ук күренеп торасың
Күз өстендә матур каш кебек.
Ә мин сиңа кайттым очып кына
Хыялымда һәркөн сөенеп.
Әби-бабаларым, апа-сеңелләрем
Мин сагындым сезне бик диеп.
Айсылу Минһаҗева.
Мөслим авылы
Кыр казлары
Туган якка казлар кайтты,
Тезелешеп, каңгылдап.
Бу манзарага сөенеп,
Мин торам күккә карап.
Атмагыз, дуслар, кошларны,
Ялгыз башы калдырып.
Гомер кичерерсез сез дә
Кошлар каргышын алып.
Аллаһым аларны да бит
Парлы итеп яраткан
Җир шары гүзәл булсын дип
Төрле якка тараткан!
Кайттылар казлар, аккошлар
Туган якның бизәге.
Аңласа иде кешеләр
Аларның да кирәген.
Дустыма
Әссәләәмүгаләйкүм, дустым!
Ач күзеңне! Көн туган.
Сәламләп сине кояш та
Югары менеп кунган.
Тагын бер көн бүләк итте
Раббыбыз һәммәбезгә.
Игелекле эшләр кылыйк
Кулыбыздан килгәнчә!
Юлда булганнар исән-сау
Барып, кайтып җитсеннәр.
Кайгы-хәсрәт,
мәшәкатьләр
Безне урап узсыннар!
Хәерле иртә, дускаем!
Ач күзеңне дөнья бу.
Дилбегәсен тоттыра ул
Иртән торсаң гына шул!
Альмира Шәрифуллина
И, хатын кыз!
И, хатын-кыз!
Синең җилкәң ныклы,
Учларыңа дөнья сыярлык!
Йорәгеңнең батырлыгы өчен
Яшәгәндә һәйкәл куярлык!
И, хатын-кыз!
Елмаюың синең
Диңгез кадәр бозны эретә!
Матур итеп елмаюың өчен,
Йөрәк эрертергә бер сүз җитә!
И хатын-кыз!
Синең догаларың,
Кылсаң җитә барлык җиһанга!
Дөнья матур, дөнья шундый рәхәт,
И, хатын-кыз! Анда син булганга!
Чистаем
Син бит минем җырлы калам,
Күңелемә рухи көчне синнән алам.
Юлларымда адашмыйча алга барам,
Җир сулышын синдә генә тоя алам.
Чулман гүзәле син, һичбер шик юк,
Ераклардан күренәсең нурга тулып.
Дулкын каккан яр буенда Чулманымның
Торасың син мәһабәт бер кала булып.
Бар да якын, бар да газиз синдә,
Сәлам бирә яшел куаклар.
Истәлекләр белән тулы һәрбер урам,
Таш диварлар, таныш сукмаклар.
Синдә генә кошлар моңлы сайрый,
Җилләр баштан сыйпап иркәли,
Күңелдәге яшерен сихри моңнар
Яңгыр булып җиргә сибәли.
Син, Чистаем, балкып яшә һәрчак,
Даның китсен ерак-еракка.
Кешеләрең синең исем белән
Горурланып торсын һәрчакта.
Туган җиргә кайтып барышым
Сагынылган туган-үскән җирләр,
Җанга якын шәфәкъ балкышы.
Яланаяк яшел чирәменнән
Туган якка кайтып барышым.
Иелеп үскән зифа таллар белән
Карап торам сулар агышын.
Балачагым хыяллары аша
Авылыма кайтып барышым.
Киң кырларым, иркен болыннарга
Бәйләнгәндер минем язмышым.
Тургайларның моңлы җырын тыңлап,
Туган җиргә кайтып барышым.
Еллар шавы гына күмә алмый
Урманнарның сихри тавышын.
Яшьлегемнең сукмаклары буйлап,
Туган якка кайтып барышым.
Гөлия Шәрифуллина
Йөрәгеңә сыйган бар шәфкать
Син елмайсаң — мин дә елмаямын,
Моңсулансаң — күзләремдә яшь.
Әнкәй бәгърем, син бит минем өчен
Тормыш ямем, ышаныч-сердәш.
Җылы карашыңнан җаным эри,
Күзләреңнән алам көч-куәт.
Тавышың да үзгә бер ягымлы,
Йөрәгеңә сыйган бар шәфкать.
Сабырлыгың үлчәп булмый һич тә,
Эчкерсез дә үзең баладай.
Юмартлыгың чиктән ашкан бугай…
Әҗерләрен бирсен бер Аллам.
Синең янга ашкынам
Кар-бураннан, яңгырдан да курыкмыйм,
Көн дә синең янга ашкынам.
Нигә куркытсыннар җил-давыллар
Кайтыр юлны әнкәй җылыткач.
Юл газабы берни түгел бит ул,
Чакрымнары сизелми үтә.
Туган өемдә газиз әнкәем
Утын сүндерми мине бит көтә.
Туган нигезем, газиз әнкәем —
Барысы җаныма, күңелемә дәва.
Шуннан кадерле, якын нәрсәне
Әйтегез әле: кем, кайда таба?!
И әнкәем
Нинди бәхет янәшәңдә булу,
Иңнәреңнән кочу — бер ләззәт.
Йомшак кулларыңның җылысыннан
Күчә сыман миңа бар рәхәт.
Битләреңнән сөям, и әнкәем,
Шаян сүзләреңнән әй көләм.
Авыру килгәндә дә бирешмичә,
Күңелең көр булуга сөенәм.
И әнкәем, картайма әле бер дә,
Рәхмәт әйтеп сиңа сыенам.
Раббыбыздан гомер, сихәт сорап,
Чын калебтән догамны кылам
Гөлсинә Сорутдинова
Сагыну
Яр буенда үскән үләннәр дә
Гүя моңсуланып кыштырдый.
Картлык галәмәте аяк баскан,
Яшьлек үткән диеп пышылдый.
Яшьлек бит минем гел истә,
Эх кайтасы иде ничек тә…
Кайтсын иде барысы әйләнеп,
Шомырт чәчәгенә бәйләнеп.
Ак чәчәкләр менә кулымда,
Очрасаң син кабат юлымда,
Бүләк итеп шомырт чәчәген
Язмышымны сиңа бәйләрмен.
Күңелең булды, бәгърем, изгелектә,
Күзләреңнән нурлар сибелде.
Гомер буе бары сине сөйдем,
Эх, бу язмыш, нигә аерды?!
Хәзер менә бер ялгызым гына
Юксыныплар сине йөримен.
Бергә чакның матур вакытларын
Бер сүтәм дә, кабат төйнимен.
Бергә чакның гүзәл мизгелләре
Күңелләрдә мәңге югалмас.
Күз алдымда тора нурлы йөзең,
Бүген дә мин синнән көч алам.
Фаил Кадыйров.
Татар Талкышы авылы
Горурланып яшә!
Кояшларың, Гаязларың белән
Горурланып яшә, Чистаем!
Авыр чакта сыендырдың син,
Төрле милләт язучыларын.
Талантларга бай син, Чистаем,
Уңган халкың яши тырышып.
Композитор Софья бар дөньяга
Яңгыратты халкым моңнарын.
Чистай сәгатьләрен күпләр йөртә,
Бар дөньяга даны таралды.
Кама елгабызны иңләп йөзә
Аккошлардай пароходларың.
Алда сиңа гел уңышлар телим,
Булсын бар да, уңсын ашлыгың.
Туып торсын яңа талантларың,
Син яшәргә
тиеш, Чистаем!
Әти диеп әйтеп булмады…
Әти диеп дәшәр кешем юк,
Әтиемне сугыш урлады.
Балачагым үтте ятимлектә,
Әти диеп әйтеп булмады.
Күпме бала ятим калды,
Хәсрәт килде һәрбер анага.
Эх, бу сугыш, күпме газап килде,
Күз яшьләре тамды һәр өйдә.
Кайтчы, әти, диеп бик күп төннәр
Мендәремне күпме чылаттым.
Әти бәгърем, сине өзелеп көттем,
Узды еллар, ә син кайтмадың.
Син уйнаган тальян гармун
Тора безнең өйнең түрендә.
Төшләремдә күрәм, гармун уйнап,
Җыр сузасың капка төбендә.
Венера Мәхмүтова.
Мөслим авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев